news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гаиләгез ишәергә тора бугай» – Алия Төхвәтуллина концертлары булмаячагын хәбәр итте

news_top
«Гаиләгез ишәергә тора бугай» – Алия Төхвәтуллина концертлары булмаячагын хәбәр итте
Фото: © «Татар-информ»

Алия Төхвәтуллина-Карачурина бу сезон концертларының берсе дә булмаячагын хәбәр итә. Бу карар җырчының сәламәтлеге белән проблемалар булуга бәйле. Казандагы сольный концерты вакытында Алия Төхвәтуллинаның хәле начарлануы хакында язган идек. Җырчы концертның беренче бүлеген генә җырлап чыга алды, алга таба чараны аның тормыш иптәше Ришат Төхвәтуллинга дәвам итәргә туры килде. Алиянең Арчада узачак концертын да Ришат Төхвәтуллин концертына алыштырдылар.

«Сәламәтлегемне куркыныч астына куясым килми. Шуңа күрә бераз ял итәргә булдым. Уфа концертына кадәр булса да терелергә иде. Калган концертларга бара алмыйм. Сәламәтлегем мөһимрәк, – дип сөйләде бу хакта Алия сторисларында.

Алия, чыннан да, Уфа концертын куеп чыга алды. Дөрес, ире Ришат Төхвәтуллин белән берлектә. Ләкин бу концерттан соң аңа шактый зур тәнкыйть дулкыны белән очрашырга, үзенең телеграм-каналы аша бик күп комментарийларга җавап язарга да туры килде. Күпләр концертның тиешенчә узмавын билгеләп үтеп, җырчыга үзен начар хис иткән килеш концерт куймаска иде дигән фикерләр калдырдылар. Шул ук вакытта Алияне яклаучылар, аның чыгышларын искиткеч дип бәяләүчеләр дә булды.

Язылучылары арасында үзен начар хис итүе Алиянең аның икенчегә әни булырга җыенуы белән бәйле дип фаразлаучылар да бар. Мәсәлән, җырчыга калдырылган комментарийлар арасында: «Сезнең гаилә ишәергә охшап тора бугай? Әллә безгә генә шулай күрендеме? Без сезнең өчен бик шат», – дигәннәре дә бар.

Алиянең тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар