news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гаиләгә ел саен бирелә торган түләүгә гариза кабул итә башладылар

news_top

Социаль фонд ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен еллык гаилә түләүгә гаризалар кабул итә башлады. Бу турыда «РИА Новости» фондның матбугат хезмәтенә сылтама яза.

«Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы — еллык гаилә түләвенә гаризалар кабул итү ачылды», - диелә хәбәрдә.

1 июньнән ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталы, фондның клиент хезмәтләре һәм КФҮ (Күпфункцияле үзәк) аша пособие алу өчен мөрәҗәгать итә ала. Түләүне рәсмиләштерү өчен бары тик гариза гына тапшырырга кирәк, калган мәгълүматларны фонд үзе җыя һәм тикшерә. Кайбер документларны, гамәлдәге кагыйдәләр буенча, ата-аналар аерым тәкъдим итәргә тиеш. Мәсәлән, чит илдә бирелгән туу һәм никах турында таныклыклар яки көч ведомстволарыннан керемнәр турында белешмәләр.

Гаризаны эшли торган ата-аналар, шулай ук ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр бирә ала. Балалар 18 яшькә кадәр яки, әгәр бала көндезге бүлектә укыса, 23 яшькә кадәр булырга тиеш.

Шул ук вакытта гаиләнең уртача кереме яшәү урыны төбәгендәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Түләү алиментлар буенча бурычлар булмаган очракта гына билгеләнә. Гариза бирү өчен ата-аналарга дүрт ай — 1 октябрьгә кадәр вакыт бирелә. Социаль фонд гаиләләрнең гаризаларын 10 эш көне эчендә караячак. Хупланган очракта акча 5 эш көне эчендә күчереләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар