Тимергали хәзрәт Юлдашев сәхифәсендә шифа сорау догасы үрнәге тәкъдим итте.
«Үзенең гаиләсендә берәрсе авырый башласа, Аллаһыдан ярдәм сорап, Пәйгамбәребез саллләллаһү галәйһи вә сәлләм шушы доганы укыган», дип яза ул.
«Аллаһүммә Раббән-нәс, әзһибил-бәэс, үәшфи әнтәш-Шәәфи, лә шифә-ә иллә шифә-үк, шифә-ән лә йүгадиру сәкамә».
Мәгънәсе: «Йә, Аллаһ! Кешеләрнең Раббысы! Бу чирне ерагайт (бетер) һәм шифаландыр! Син – Шифаландыручы, Синең шифаңнан башка шифа юк. Чир калмаслык итеп шифаландыр!» (Бохари риваяте, 5750)