Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гаиләбезне берүзем тартып барудан ардым. Ирем эшләү турында уйламый да»

«Иремнең ашыкмыйча гына чәй эчүен, аннары акрын гына ноутбукны кабызып яңалыкларны укуын, ашыкмыйча гына вакансияләрне каравын күз алдына китерәм дә, ачуым чыга. Ә мин бу вакытта 2 эштә эшлим!» Исемен күрсәтергә теләмәгән ханым гаиләдәге проблемалары белән уртаклашкан.

news_top_970_100

«Исәнмесез! Минем дә үземнең проблемаларым белән уртаклашасым килә. Мондый хәл минем гаиләмә кагылыр дип беркайчан да уйламаган идем, чөнки күптән түгел генә без яхшы тормыш белән яшәдек.

Мин инде чыдый алмаслык хәлгә җиттем! Болай яшәргә көчем калмады! Ирем көне буе диванда сузылып, тәкъдимнәр көтеп ята. Ә гаиләне мин берүзем тәэмин итәм. Бүгенге көндә кем эш тәкъдим итсен? Эшне үзеңә эзләргә кирәк! Ә ул моны аңларга теләми. Әйе, ул үз өлкәсендә яхшы белгеч иде. Ләкин бер ел элек иремне җитәкче вазифасыннан кыскарттылар. Әйе, шулай да була. Илдә кризис, һәм аның нәтиҗәләрен күпләр сизде. Ләкин кешеләр авыр хәлдән ничек тә чыгарга тырыша, эш эзли һәм таба яки, ким дигәндә, ниндидер керем чыганагы табарга тырыша. Ләкин, минем ирем андый түгел!

Ирем эштән кыскартылганда, шактый зур сумма акча алды. Һәм мин аның башта ял итәргә теләвенә каршы булмадым. Аның әнисе дә кунакка килгәч, һәрвакыт: «Син аңа басым ясама, ял итсен. Ул болай да борчыла, аңа хәзер бик авыр. Ир-атларны сакларга кирәк!» – дип сөйләп торды.

Без ничек кенә экономияләргә тырышсак та, җыйган акча 2 ай эчендә бетте. Гаҗәп тә түгел, чөнки безнең 2 балабыз бар, аларга һәрвакыт нәрсәдер кирәк, алар бит үсә. Мин өстәмә эш таптым, ялларсыз диярлек эшлим.

Әйтергә кирәк, без элек бик яхшы яшәдек: ял итәргә дә бара идек, бөтен гаиләбез белән ресторанга да йөри идек, балаларга да түгәрәкләр һәм репетиторлар өчен түләдек, мин маникюр һәм массажларга да йөри идем. Хәзер минем массаж турында уйларга вакытым да юк, маникюрны да үзем генә ясыйм. 2 ел инде ялга бармадык. Һәм барысына да ирем гаепле, эштән киткәннән соң, аның диваннан торганы да юк диярлек. Юк, ул авыру түгел, бу – аның ялкаулыгы һәм җавапсызлыгы гына.

Әлбәттә, ул эш эзли, ләкин өстән-өстән генә. Аның көннәре бик рәхәт уза, ул эшкә барырга җыенмый да.

Ул йокысын туйдырып соң гына тора, ул вакытта без балалар белән өйдән чыгып киткән булабыз инде. Мин аның ашыкмыйча чәй эчүен, аннары акрын гына ноутбукны кабызып яңалыкларны укуын, ашыкмыйча гына вакансияләрне каравын күз алдына китерәм дә, ачуым чыга. Ә мин бу вакытта 2 эштә эшлим! Кич белән минем «өченче смена»м башлана, чөнки бу эшсез кеше хәтта кичке аш та әзерли алмый. Әлбәттә, элек, ул эшләгәндә, бөтен өй эше минем өстемдә иде, ә ирем соң гына кайта, чөнки аның җаваплы эше бар иде. Ирем өйдә нәрсәдер эшләргә тиеш, дип уйламый да идем, чөнки ул бит акча эшли иде! Эше дә күп, акчаны да яхшы эшли иде. Якшәмбе көнне без, ирем ял итсен өчен, тавыш та чыгарырга куркып, тын гына йөри идек.

Ләкин хәзер бу инде бернинди кысаларга да сыймый. Гаилә башлыгы ел буе ял итә һәм эшләргә җыенмый да. Аның таләпләре бик югары, ул бары тик югары хезмәт хакы белән җитәкче вазифасын гына тели.

Күптән түгел безнең эштә нәкъ аның белгечлеге буенча вакансия барлыкка килде. Мин иремә бу хакта әйттем, ләкин ул бары тик мыскыллап көлде генә: «Мин 50 меңгә эшләмәячәкмен, миннән барлык танышларым көләчәк!» Ә безгә бу 50 мең бик тә урынлы булыр иде, әмма моны иремә ничек аңлатырга? Диванда ятып, мондый акчаны да ала алмавын аңларга теләми, ә мин гаиләне ялгызым гына тәэмин итүдән ардым. Кайвакыт өйдә хәтта ашарга да әйбер калмый. Шул вакытта аның әнисе ризык пешереп килеп безне ашата.

Аңа, диванда ятып, квалификациясен югалтуы турында да аңлатырга тырыштым. Ләкин бу – файдасыз. Мин нәрсә эшләргә дә белмим һәм иремне дә аңламыйм, чөнки ул элек, без бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсеннәр дип, барысын да эшләргә тырыша иде.

Хәзер өйдә тавыш та чыга башлады, һәм иң борчыганы – боларның барысын да балалар күреп, ишетеп тора. Ирем нигә үзгәрде, бу – урта яшь кризисымы? Кемнәрнең гаиләләрендә шундый очраклар булды, сез бу хәлдән ничек чыктыгыз?

Кайвакыт аерылышу турында да уйлыйм. Ләкин, фатирны ничек бүлешәчәкбез, дигән фикер туктата – бер бүлмәле фатирда 2 бала белән яшәп булмаячак, балаларны әтисез дә калдырасы килми.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, «иремне чакырсалар, яхшы булыр иде» дип уйладым: 200 мең сум бер дә артык булмас иде. Ләкин ул 40 яшьтән узган, сәламәтлеге дә бик үк яхшы түгел, армиядә хезмәт итмәгән.

Менә шундый хәлләр. Ә читтән караганда, без – туганнарыбыз һәм танышларыбыз өчен бик матур һәм имин гаилә».

SAKHAPRESSтан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100