news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гаиләбезгә рәхим ит» – Салават Фәтхетдиновның улы куанычы белән уртаклаша

news_top
«Гаиләбезгә рәхим ит» – Салават Фәтхетдиновның улы куанычы белән уртаклаша
Социаль челтәрләр

Салават Фәтхетдиновның улы, танылган автоузышчы Рөстәм Фәтхетдинов сөенече белән уртаклаша. Спортчы яңа узыш машинасы сатып алган. «Ауди» маркалы «карлыгачы»ның видеосы янына ул: «Гаиләбезгә рәхим ит», – дип язып куйган. 

«Ут» булган бу», «Гранта» түгел инде, түгелен, шулай да шәп», «Узышлар пушка булачак», «Котлыйм, супер», – дип кыска гына, яшьләрчә жаргоннар белән тәбрикләгән Рөстәмне дус-ишләре. 

Рөстәм Фәтхетдинов бик тиздән тагын бер «гаиләбезгә рәхим ит» дигән пост куймагае. Чөнки Фәтхетдиновлар гаиләсенең ишәюе көтелә. Яшь спортчының әти булачагы, тормыш иптәше Рузиянең бәби көтүе хакында хәбәр иткән идек. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 апрель 2023
    Исемсез
    Исэн сау бэбилэрен тудырып тигезлектэ карап устерергэ,сэлэмэт бэхетле,тигез канатлы олан булсын
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар