Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаилә җылысы...

Нишләп кызы Дамира шундый каты бәгырьлегә әйләнде соң? Зөлфия белән кызына иң яхшысын бирергә тырыштылар бит югыйсә. Муллыкта үсте, бернинди мохтаҗлык кичермәде кызлары. Рәхмәте шушы микән? Бичара иргә беркайчан да бу кадәр авыр булганы юк иде әле. Әмма иң авыры монысы булмаган икән әле.

news_top_970_100

Сәет карт балконга артсыз урындык алып чыгып утырды да, рәттән берничә тәмәке көйрәтте. Гарьләнүдән куллары калтырый, күзләренә яшь бөялгән иде картның. Чынлап та аның белән булдымы бу хәл? Ул шушы көнгә калдымы? Гомер буе кызым-кызым дип яшәде, аны яратты, бөтен теләкләрен үтәде. Ә менә хәзер аның беркемгә дә кирәге юк икән. Аннан котылырга телиләр.

«Әти, җитте инде, ник шулкадәр тартасың! Борчылырга да ярамый сиңа! – дип кырыс кына әйтеп куйды кызы Дамира. – Безне дә аңларга була инде, әти. Балаларга тиздән мәктәпкә, ә алар икесе бер бүлмәдә кысылып ята. Мине жәлләмәсәң, хет оныкларың турында уйлар идең...» – диде кызы.

«Юк, кызым, калган гомеремне үз фатирымда яшәп бетерәм. Картлар йортына ике аягымның берсен дә атларга җыенмыйм! Минем янда сиңа кысан булса, әнә кайнанаң янына күчен. Кодагыйның фатиры иркен, өч бүлмәле... Барыгызга да урын җитәр», - диде Сәет карт каты гына итеп.

«Юк инде, биана белән мәңге борчак пешмәячәк минем», - дип авызын турсайтты да Дамира, балкон ишеген дөбердәтеп ябып чыгып китте, хәтта тәрәзә пыялалары зыңгылдап калды.

Сәет бабай авыр сулады да, кабат тәмәкегә үрелде. Мәрхүм хәләл җефете Зөлфияне исенә алды. Бик бәхетле яшәделәр бит алар! Менә хәзер Сәетнең беркемгә дә кирәге, кадере юк. Янында утырган карт эт Актырнак кына аңласа аңлар инде аны. Эт тә хуҗасының хәленә кергәндәй, моңсу күзләре белән аңа карады да, шыңшып куйды.

Нишләп кызы Дамира шундый каты бәгырьлегә әйләнде соң? Зөлфия белән кызына иң яхшысын бирергә тырыштылар бит югыйсә. Муллыкта үсте, бернинди мохтаҗлык кичермәде кызлары. Рәхмәте шушы микән? Бичара иргә беркайчан да бу кадәр авыр булганы юк иде. Әмма иң авыры монысы булмаган икән әле.

Бер-ике минуттан балконга җиде яшьлек оныгы Динар керде. Нәрсәгәдер үпкәләгән, ачуы килгән кебек иде малайның.

«Бабакай, син нишләп безне яратмыйсың ул?» – дип сорады бала.

«Ничек инде яратмыйм, улыкаем? Кем әйтте сиңа алай дип?» – диде Сәет карт аптырап.

«Әни әйтте! Әгәр син безне яратсаң, үз бүлмәңне безгә бирер идең. Ә син жәллисең! Димәк син саран булып чыгасың!» – дип ачу белән кычкырды малай һәм балконнан чыгып йөгерде.

Менә терә, вәт! Бактың исә, Дамира оныкларны да бабаларына каршы котыртып йөри икән! Күрәсең, башка юл юк. Рәнҗегән карт кинәт кенә урыныннан торды да, Дамира янына килде.

«Ярар. Мин китәм. Башка сезгә мишәйт итеп ятмыйм», - диде коры гына.

Ә Дамира әйтерсең әтисенең үпкәсен, күзендәге яшьләрен күрми иде. Мондый сүзләрне ишеткәч хатынның йөзенә елмаю кунды.

«И, әткәй, рәхмәт инде сиңа! Бигрәк әйбәт кеше син!» – дип сөенде.

Сәет карт үз бүлмәсенә кергәч, бик боегып як-ягына каранды. Менә, бары да бетте! Үз өе хәзер аныкы түгел. Бабай үз йортында җиде ят кешегә әверелде, аңа монда урын юк иде.

«Ярар, Ходай кушмаган эш булмас. Нишләтәсең бит... Күпме гомерем калгандыр инде, яшәрмен ничек тә. Актырнагымны гына рәнҗетмәсеннәр инде», - дип уйлады карт.

Эт турында уйлагач, карт кабат кызы янына чыкты.

«Кызым, Актырнакны куып чыгармам дип сүз бир миңа!» – диде сак кына.

«Син нәрсә инде, әткәй! Көненә өч тапкыр ашатырмын, урамга алып чыгармын. Син борчылма, яме», - дип ышандырырлык итеп әйтте Дамира.

Кызының бу сүзләреннән картның күңеленә җылы йөгергәндәй булды.

Картлар йортында кандала һәм күгәрек исе килә иде. Тәрәзәләрдә төсләре уңып, сизрәп беткән пәрдәләр эленеп тора. Монда бөтенләй өй җылысы юк, хастаханәдәге кебек авыр һәм моңсу мохит. Ашханәдә ашату да ташка үлчи генә. Гомумән, бер нәрсә дә Дамира вәгъдә иткәнчә түгел иде. Кызы аны шәхси пансионатка урнаштырырга вәгъдә иткән иде, имеш анда шартлар ял йортындагы кебек булачак. Әйе, тот капчыгыңны, булган ди сиңа ял йортындагы кебек! Ә менә хәзер ул нәкъ үзе кебек рәнҗетелгән, читкә тибәрелгән кешеләр белән шыксыз бер бүлмәдә утыра.

Ишегалдына чыккач, карт бер эскәмиягә барып утырды һәм тирән уйга чумды. Тирә-якта көчсез, ярдәмчесез карт-коры, аларның хәл-әхвәле беркемгә дә кызык түгел. Менә берничә ел узуга Сәет тә йончыган, бөтенләй эштән чыккан бер картка әйләнер. Ә янында якын, газиз бер җан иясе дә булмас шул...

«Хәерле көн!» – дип эндәште ягымлы тавышлы бер хатын-кыз.

Авыр уйларыннан арынып, Сәет күтәрелеп карады һәм үзе каршында басып торган өлкән яшьтәге мөлаем гына бер хатын-кызны күрде.

«Исәнмесез! Утырыгыз, әйдә», - дип тыныч кына әйтте Сәет.

«Нишләп бик боегып утырасыз? Әле күптән түгел генә килгәнсездер. Мин дә баштагы мәлләрдә кайгырып, борчылып йөргән идем, ә соңыннан ияләнеп киттем, тынычландым. Минем исемем Нурия», - диде әлеге хатын.

«Бик шатмын, мин Сәет булам. Менә үз кызым ничек мине шушында китереп ата алды икән дип баш ватып утырам әле» – диде ир мәҗбүри елмаерга тырышып.

«Ә мине бертуганымның улы алды. Үз балаларым булмады минем. Шуңа күрә аны үз балам кебек якын күреп яраттым. Җанымнан да якынрак булды. Соңыннан үз фатирымны аның исеменә яздым, ә ул ярдәм итәргә вәгъдә итте. Ярдәме шул булды инде – менә монда утырам хәзер. Ялгыз карт түткәсен жәлләмәде. Ярар инде, урамга куып чыгармады, анысына рәхмәт», - дип тарихын бәян итте Нурия.

Ялгыз, беркемгә кирәкмәгән ике картның бу ихлас сөйләшүе кичкә кадәр сузылды. Башта үзәкләренә үткән шушы хәлләр турында сөйләштеләр, аннан яшьлекләрен искә алдылар. Күңелләренә тынычлык иңгәндәй булды. Икенче көнне икесе бергә урамга чыкты, приют янындагы паркта йөрделәр, сөйләштеләр дә сөйләштеләр... Бөркү, кысан бүлмәгә бөтенләй кайтасы килми иде...

Көн артыннан көн уза торды, ә Дамира күренмәде. Башта карт кызы акылына килер, кызганыр һәм әтисен кире алып кайтыр дип өметләнде. Әмма, могҗиза булмады! Кызының килеп әтисенең хәлен белергә, оныклар турында сөйләргә, бераз күчтәнәч тапшырырга да вакыты юк иде күрәсең. Башта бичара карт туганнары белән телефоннан сөйләшергә тырышып карады. әмма аларның җаваплы бер иде: «Вакыт юк бит әле, әйдә соңрак сөйләшербез!». Бөтен белгәннәре вакыт юк та, вакыт юк иде...

Берсендә Сәет карт ишегалдына чыккач, уйламаганда-көтмәгәндә элекке күршесе Нәсыйх белән очрашты.

«Исәнмесез Сәет абый! Сез мондамыни...» – дип аптырап сорады ир.

«Әйе шул, Нәсыйх үскәнем. Менә тормышта нинди хәлләр дә була икән бит ул... – дип моңсу гына әйтте Сәет. – Дамира кызым ничек соң анда, күренәме? Актырнакны урамга алып чыгамы? Карыйм дип антлар эчкән иде» дип ашыгып-ашыгып сораштырды Сәет.

Нәсыйх берни дәшми генә башын аска иде.

«Нәрсә булды? Актырнаккаема берәр нәрсә булдымы? Нигә дәшмисең соң?» – диде куркып калган Сәет.

«Ул мескен этне урамга куып чыгардылар, Сәет абый. Башта шунда өй янында яшәде. Бөтен подъезд белән ашаттык. Ә аннан приютка җибәрдек инде, - диде Нәсыйх моңсу гына. – Дамира бөтен кешегә сезне авылга кайтып китте, ә Актырнакны монда калдырды дип сөйләп йөрде. Ул әле сезнең фатирны да сатарга җыена дип беләм. Бианасы белән биатасы янына күченергә уйлый бугай...» – диде Нәсыйх.

Мондый яңалыклар Сәетнең йөрәгенә бәрде. Куркып калган Нәсыйх аңа эскәмиягә кадәр барып җитәргә булышты, утырырга ярдәм итте һәм тынычландыра башлады.

«Ярар, үскәнем, борчылма. Бик әйбәт булды, менә хәзер чын дөресен белдем инде мин. Син адвокат булып эшлисең бит әле, әйеме?»- дип сорады Сәет.

«Әйе, милек эшләре белән шөгыльләнәм», - диде Нәсыйх.

«Улым, фатирны кире кайтарырга ярдәм ит миңа! Син моны булдыра аласың бит, улым, шулаймы?» – дип өмет тулы күзләрен Нәсыйхка төбәде карт.

«Мин тырышып карармын, Сәет абый. Барып чыгар дип уйлыйм. Се фатирдан пропискадан төштегезме әле?» – диде Нәсыйх.

«Әле юк, өлгермәгән идем. Бәлки Дамира үзе мине төшергәндер, кем белсен аны», - диде карт.

«Тәк-тәк, Сәет абый, бер минутны да әрәм-шәрәм итмибез. Әнә минем машина тегендә, әйдә киттек», - диде дә Нәсыйх дулкынланган картка торып басарга булышты.

«Үскәнем әзрәк көтеп тор әле. Әйберләремне генә алып киләм», - диде карт.

Пансионатка кергәч карт, сумкасына әйберләрен тутырды һәм Нурия белән саубуллашырга уйлады.

«Нуриякәй, мин китәм. Башка монда тора алмый. Кызым этемне куып чыгарган, фатирны сатарга җыена икән. Берәр нәрсә хәл итәргә кирәк. Син борчылма, яме. Миңа адвокат ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Озакламый сине дә алып китәрмен», - диде Сәет.

«Мин сиңа нәрсәгә кирәк соң?» – диде аптырап калган Нурия.

«Мин сине алырга киләчәкмен. Тыныч кына көт мине. Ә хәзер китәргә кирәк, Нурия, машина көтә», - диде Сәет.

Сәет үз фатирына тиз генә эләгә алмады. Бераз вакыт Нәсыйхта яшәп торырга туры килде. Дамира шушы көннәрдә генә кайнанасы янына күченеп киткән икән, ә бу фатирны алырга теләүче әлегә табылмаган. Шуңа күрә фатирны арендага биргәннәр. Ләкин закон Сәет карт ягында иде. Ярдәмчел юрист картка үз мәнфәгатьләрен якларга ярдәм итте.

«Ул шыксыз картлар йортыннан йолып алганың өчен мең рәхмәт сиңа, Нәсыйх балакаем. Алга таба нәрсә булыр инде. Дамира барыбер тынычлыкта калдырмас мине. Бәлки берәр нәрсә киңәш итәрсең?» – диде Сәет.

«Авылга күченергә теләмисезме соң, Сәет абый? Бу фатирны сатып ярыйсы гына яхшы йорт сатып алырга була. Калган акчаны Дамирага бирерсез. Сезне төп башына утыртып калдырмасыннар өчен сату белән ярдәм итәрмен», - диде Нәсыйх.

«Шәп бу, шәп!» – диде Сәет.

Берничә айдан күңеле канатланган Сәет яңа йортына күченде. Аңа бар нәрсәдә дә Нәсыйх ярдәм итте. Приютка барып Актырнакны алдылар. Юл уңаеннан картлар йортына кереп чыктылар. Нурия ялгызы гына ишегалдында утырып тора иде. Машина килеп туктаганын ишетсә дә, борылып карамады. Кем килмәс.

«Исәнме, Нурия! Килдем мин. Ә бу минем Актырнагым, күптәнге дустым, әнә кара нинди наян ул! Сез дуслашып китәрсез әле», – дип елмайды карт.

Бу көтелмәгән хәлдән карчык аптырап, югалып калды.

«Соң, моннан кая китәбез соң?» – диде ул.

«Авылга, саф һавага, табигатькә... Бакчада мәш килербез, җиләккә, гөмбәгә йөрербез. Балыкка йөрергә дә вакыт булыр әле. Әйдә җыен тизрәк!» – диде Сәет нурияне иңнәреннән кочып.

Карчык үзенә ишелеп төшкән бу бәхеткә ышана алмыйча елап җибәрде һәм ниһаять әйберләрен җыярга дип бүлмәсенә китте. Бик канәгать калган Сәет карт елмайды, янында эте дә шат кына һау-һаулап алды.

Ниһаять, бөтен күңелсезлекләр артта калды бугай, аллага шөкер. Иң мөһиме өметсезлеккә бирелмәскә һәм яхшыга гына ышанырга кирәк. Иртәме-соңмы изгелек явызлыкны барыбер җиңә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100