Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаилә тынычлыгы (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Фидания ,чишенерлек тә хәл таба алмыйча, бүлмә уртасында утыра. Башында бер генә сорау: «Нәрсә өчен?»

Узган елның көзендә улы гаиләсе белән аның янына күченеп килде. Беренче вакытларда барысы да яхшы булды. Әлбәттә, аның тыныч, бер көйгә салынган тормышы тамырдан үзгәрде. Өч бүлмәле фатир кысан иде. Кайвакыт Фидания, бер минутка да туктап тормаган ыгы-зыгыдан ял итү өчен, үзенә урын да таба алмады. Көн буе шау-гөр, музыка, телевизорның сүнеп тә торганы юк. Фиданиянең хроник авыруларының кабат баш калкытуы да гаҗәп түгел. Бөтен кеше дә бу кадәр ыгы-зыгыга чыдый алмый. Шуңа күрә килене белән аралары да бозыла башлады.

Фидания килененең кайнана фатирында ни өчен чын хуҗа булып китүен башта аңлый алмады. Соңыннан килене Сафиягә, ипләп кенә, әни кешенең төп бурычы – бала тәрбияләү икәнен искәртергә тырышты. Шуның өчен нинди генә мыскыллы сүзләр ишетмәде. Бергә яшәргә ризалашканы өчен төннәрен үзен пыр тузып әрләде Фидания.

Ничек ризалашмыйсың, ди, инде? Аның фатиры өч бүлмәле (әле мәрхүм иренә эшләгән заводыннан биргәннәр иде), пенсионер кеше өчен квартплатасы да – ат бәясе. Улын жәлләде: 6 кешегә 1 бүлмәле фатирда яшәве, ай-һай, җиңел түгел! Мондый ишле гаилә белән яңа фатирга акча туплау да кулдан килә торган эш түгел шул. Улы берүзе генә эшли, ә килене бер декреттан чыгарга өлгерми, икенчесенә китә. Нигә шулкадәр бала табуларын Фидания аңлап та бетерми. Хәзерге заманда 2 баланы аякка бастыру да бик авыр, ә монда 4 бала.

Юк, оныкларын бик ярата ул. Олыларын ялларда еш кына үзенә кунакка алып килә иде, циркка, карусельләргә йөртте, уенчыклар, китаплар бүләк итте. Аларны үз-үзләрен карарга өйрәтте. Чөнки Фиданиянең шапшаклыкны, ялкаулыкны җене сөйми, оныкларын да эш яратырга өйрәтергә тырышты. Әниләреннән башка алар әбиләре белән бик итагатьле булды, әмма менә бергә яши башлагач, бөтенләй башкача. Күз дә йоммыйлар, әбиләренә кычкыралар, «үзең алып куйсаң, бер җирең дә кителеп төшмәс» дип кенә әйтәләр. Менә шулай көн буе идәннән уенчыклар, теләсә кая ташланган әйберләрне җыеп тик йөри Фидания.

Фидания – бик чиста, пөхтә хатын, аның фатиры һәрвакыт ялт иткән, бөтен җире ялтырап тора. Тузан да, чүп бөртеге дә табам димә. Ә менә килене – аның капма-каршысы. Савыт-саба да көненә бер генә мәртәбә юыла, анысы да – раковинага сыймый башлагач кына. Бергә яши башлаган чорда Фидания савытларны үзе юды, оныкларын да шуңа өйрәтергә тырышты, әмма тегеләре киреләнде генә. Килене өй җыештыра башласа – өйдәге тузанга балта элеп куярга була. Ә Фиданиянең өендә беркайчан да себерке булмады, өен юеш чүпрәк һәм тузан суырткыч белән генә җыештырды.

«Ике бүре башы бер казанга сыймый» дигән әйтемне исенә төшерде Фидания. Улы хакына үз холкын бераз басарга уйлады. Күндәм булыр, тормыш тәҗрибәсе җитәрлек Фиданиянең, килене белән генә уртак тел таба алыр. Әмма ул уйлаганча булмады. Сафиянең серкәсе су күтәрми, бөтен сүзне авыр кабул итә. Болай холык күрсәтүе генә җитмәде, иренә зарлана башлады. Әлбәттә инде, кайнанасы белән сүзгә килүләрен үз файдасына үзгәртеп, күпертеп сөйләде. Фидания «вулкан атылуын» күптән көтеп йөри инде. Әмма улы сүз әйтмәде. Улыннан үзенә карата бер авыр сүз дә ишетмәде Фидания. Улына көннән-көн авыррак булуын күрә, аңлый бит ул, өстәвенә, утка май салып торалар. Һәм менә ул көн килде. Улы түзмәде, кызып китте, әнисе белән хатынын уртак тел таба алмауда гаепләде.

Мендәренә капланып озак елады Фидания. Иртән бүлмәсенә улы керде, кочаклады, кичә үзе әйткән сүзләр өчен дә, хатыны әйткән кимсетүле сүзләр өчен әнисеннән гафу үтенде.

«Әни, син, бәлки, безнең бер бүлмәле фатирга күчәрсең? Мин бу атна эчендә анда төзәтәсе җирләрен караштырып бетерәм. Сиңа анда тынычрак булыр. Кабат дуслашырбыз, алайса дошманнар кебек яшибез бит...» – диде улы.

Фидания улына бу тәкъдим турында уйланырга вәгъдә бирде. Ә нәрсә уйлап торырга соң? Сәламәтлегеңне һәм тынычлыгыңны саклыйсың килсә – күченәсең инде. Әйтүе генә җиңел: Фиданиянең бөтен гомере шушы фатирда узды бит. Улы да шушында үсте, ирен дә шушыннан соңгы юлга озаттылар. Менә хәзер аны шушы кадерле почмагыннан күченеп китәргә сорыйлар. Карышып торырлыгы юк, иң газиз кешесенең гаилә тынычлыгы өчен ризалашты Фидания.

Улының фатирына килгән көнне кичкә кадәр тынлыкка өйрәнә алмады Фидания, ниндидер җанөшеткеч, түзә алмаслык булып тоелды ул аңа. Гәрчә, ел ярым «тәмугта» яшәгәннән соң, сөенергә тиеш кебек. Әмма, никтер, күңеленә тыныч түгел. Улы өендә еш кунак булса да, монда бөтен нәрсә чит булып тоелды аңа. Әмма буласы булды инде.

«Әйдә, борыныңны салындырып утырма. Тормышыңны яңадан кор», – дип үзенә боерык бирде Фидания.

Әллә шушы сүзләр күңелен күтәреп җибәрдеме, өйне тәртипкә салырга тотынды. Яңа фатирын тәртипкә китерү өчен ике-өч көн җитәчәк аңа. Бәлки, улы хаклыдыр да: арларында булган бөтен аңлашылмаучанлык, ызгышлар онытылыр, тормыш элекке эзенә төшәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100