Гаилә салым түләве 2026 елдан гамәлгә керәчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде, дип яза РИА Новости.
Владимир Путин Дәүләт демография һәм гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру советының беренче утырышын уздырды.
«Киләсе елдан гаилә салым түләве гамәлгә керә. Аның ярдәмендә 2 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнгән аз керемле гаиләләр өчен керемгә салым күләме 6 процентка кадәр кимиячәк», – дигән Путин утырыш барышында.