news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 100дән артык туй көтелә

news_top

8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 100дән артык пар кавышачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне традицион рәвештә өйләнешү өчен иң көтелгән даталарның берсе санала. Искәртеп узам, 2025 елда Казанда барысы 11,4 мең яңа гаилә теркәлгән иде. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 2,4 процентка күбрәк. Әлеге статистика артында коры саннар гына түгел, ә чын тормыш тарихлары тора. Яшьләр гаилә тормышы юлын аңлы рәвештә сайлый, никахның кадерле булуына ышана һәм киләчәккә планнар кора», – дип билгеләп үтте ЗАГС идарәсе җитәкчесе.

Тантаналы чаралар «Казан» гаилә үзәгендә һәм район ЗАГС бүлекләрендә генә түгел, ә шәһәрнең үзенчәлекле мәдәни мәйданчыкларында да узачак. Алар арасында – Боратынский музее, Горький һәм Шаляпин музее, шулай ук Габдулла Тукайның әдәби музее бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар