Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гаилә көне» – Ринат Рахматуллин кызлары һәм оныклары белән очрашкан

news_top_970_100
«Гаилә көне» – Ринат Рахматуллин кызлары һәм оныклары белән очрашкан
Фото: социаль челтәрләр

Җырчы Ринат Рахматуллин социаль челтәрләрдә беренче никахыннан туган кызларын күрсәтте. «Гаилә көне булды бүген. Кызларым һәм оныкларым белән очраштык», – дип яза ул.

Ринат Рахматуллин 2 оныгы Әмир белән Самирны узган көннәре белән дә котлаган. Кечкенәсенә бер пакет уенчыклар, олысына исә, машинасының багажнигына салып, уенчык квадроцикл алып килгән.

«Әмир, монысы сиңа, вот это возьми. Самир, тебе подарок здесь. Сам ездит», – ди ул оныкларына.

Ринат Рахматуллин беренче гаиләсеннән аерылу турында беренче тапкыр 2022 елда хәбәр иткән иде. «Гаилә белән аралар өзелгән, 2 кызым да Казанда яши. Кызларым белән элемтәләрне өзмим. Олы кызым күптән кияүдә, икенче оныгыбыз туды. Алар өчен мин һәрвакыт әти булып калам. Мин аларны язмыш кочагына ташлап китмәгән бит. Аларга һәрвакыт ярдәм итеп торам. Кечкенә кызым белән күбрәк аралашам. Хәлемнән килгәнчә аңа ярдәм итеп торам», – дип сөйләгән иде җырчы.

Ринат Рахматуллинның хәзер икенче гаиләсе бар. Ул үзеннән 28 елга яшьрәк Динара исемле хатын-кыз белән яши. Аның сүзләренчә, кызлары Динараны әйбәт кабул иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100