news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гаилә ипотекасын икенчел торак өчен дә бирергә тәкъдим иттеләр

news_top

Дәүләт Думасы депутатлары гаилә ипотекасы программасына үзгәрешләр кертүне, аны икенчел торакка да куллану мөмкинлеген киңәйтүне тәкъдим иткән. Бу хакта 17 ноябрьдә ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий «Известия» газетасына сөйләгән.

Ул керемнәре түбән булган төбәкләрдә торак сатып алу кыен булуга игътибар иткән һәм икенчел торак базарында ипотека алу мөмкин булган торак пунктлар санын арттырырга кирәклеген әйткән.

«Киров өлкәсендә уртача хезмәт хакы – 65 мең сум. Ә ай саен 90 мең сум түләүне кешеләр ничек түли алсын? Берничек тә», – дип билгеләп үткән Слуцкий.

Хәзерге вакытта гаилә ипотекасы ярдәмендә икенчел торакны Россиядә яңа төзелешләр аз булган 901 шәһәрдә генә сатып алып була.

Моннан тыш, «Гадел Россия» һәм КПРФ партияләре вәкилләре дә гаилә ипотекасы программасын киңәйтү инициативасын хуплаган. Алар россиялеләрнең торакка ихтыяҗларын исәпкә алуның мөһим булуын ассызыклап, төбәкләрдә яшәүчеләр өчен торак кредитларын тагын да уңайлырак итү максатыннан, кредит бирү шартларын яңадан карап чыгу кирәклеген әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар