«Гаилә ипотекасы буенча алу мөмкинлеге булды» - Ришат Төхвәтуллин яңа фатирын күрсәтте
Җырчы Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның яңа фатирга күчәргә җыенулары хакында язган идек инде. Шушы көннәрдә Ришат сторислары аша ремонт барган фатирын күрсәтте. Видеодан күренгәнчә, артист зур мәйданлы һәм террасасы булган шәп фатир сайлаган.
«Монда әбигә бүлмә булачак», – ди Ришат. Ул балаларны карашырга даими килеп йөрүче Алиянең әнисе өчен аерым бүлмә булдыруларын әйтте. «Тәрәзәдән Миллениум күпере күренеп тора. Ремонт тулы көченә бара», – дип уртаклашты ул.
Иң кызыгы – биредә зур терраса бар. «Әнә тегендә генә минем күршем Айдар яши. Бу фатирны волейболга йөрергә җайлырак булганга да алдым», – ди ул.
Җырчы: «Ни өчен йорт алмыйча, фатирда тукталдыгыз?» – дигән сорауга да җавап биргән.
«Беренчедән, мин гастрольләрдә вакытта Алиягә кар көрәү, газон чабу кебек хуҗалык эшләрен башкару авыр булачак. Икенчедән, «менә бу 100 процент минем урын» дип әйтерлек участок тапмадым.
Өченчедән, бу фатирны зур террасасы булганга сайлап алдык. Шулай ук биредә яшәгәндә хуҗалык эшләре турында уйлыйсы булмаячак. Шуларга өстәп, фатирны гаилә ипотекасы буенча алу мөмкинлеге булды», – дип аңлаткан җырчы.