news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гаилә ипотекасы алуның яңа кагыйдәләре

news_top

Дәүләт Думасында гаилә ипотекасын бирүнең яңа кагыйдәләре турында сөйләделәр. Бу турыда РИА Новости яза.

2026 елның 1 февраленнән Россиядә гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Бер гаиләгә – бер гаилә ипотекасы принцибы кертеләчәк, дип сөйләде РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский.

«2026 елның 1 февраленнән гаилә ипотекасы кагыйдәләре үзгәрә. Яңа критерийлар программаны тагын да адреслырак итә һәм мөмкин булган кире нәтиҗәләрдән саклый. Бер гаиләгә – бер гаилә ипотекасы принцибы кертелә», – диде Якубовский.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, февральдән ир белән хатын льготалы кредитны бары тик бергә генә рәсмиләштерә алачак. Элек алар һәрберсе үз исеменә аерым льготалы кредит алып, ташламаны икеләтә арттыра ала иде – моңа чик куела.

Моннан тыш, «донор схемалары» дип аталган ысуллар да ябыла. Бу — льготалы ипотеканы чит туганнар яки танышлар исеменә рәсмиләштереп, аннары торакны тиз генә сату очраклары. Мондый операцияләр социаль программаны табыш алу коралына әйләндерә иде. 2026 елдан торакны программада катнашу хокукы булган һәм анда чынлап торырга ниятләгән гаилә генә сатып алырга тиеш», – дип ассызыклады ул.

Якубовский аңлатканча, кереме җитмәгән очракта, өстәмә заемчылар җәлеп итү мөмкинлеге саклана. Бу, аның фикеренчә, ярдәмгә мохтаҗ, ләкин банк таләпләренә үзе генә туры килми торган гаиләләр өчен мөһим.

«Программага кагылышлы базис үзгәрми. Процент ставкасы льготалы булып кала. Башлангыч кертем – 20%тан. Кредит лимиты элеккечә: күпчелек регионнарда – 6 миллионга кадәр, зур агломерацияләрдә – 12 миллионга кадәр. Льготалы өлешне базар өлеше белән комбинацияләү мөмкинлеге дә саклана», – диде ул.

Депутат әйтүенчә, үзгәрүләр программага керү фильтрларын көчәйтү белән бәйле.

«Программа балалар белән яшәү өчен торак сатып алырга ниятләгән гаиләләргә генә булсын өчен көйләнә. Бу – системаны гаделрәк итә, спекулятив килешүләр санын киметә һәм базарны тотрыклыландыра», – дип йомгаклады Якубовский.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар