news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гаилә гаепле»: Россиядә өйләнгән ирләр буйдакларга караганда азрак яши

news_top
«Гаилә гаепле»: Россиядә өйләнгән ирләр буйдакларга караганда азрак яши
Рамил Гали

Россия Фәннәр академиясенең Халыкның социаль-икътисади проблемалары институты белгече Елена Кочкина News.ru сайтына интервьюсында өйләнгән ирләрнең буйдакларга караганда азрак яши икәнен әйткән. Бу – статистика нәтиҗәләре.

«Рус хатын-кызлары (текстта шулай) ирләрне тигез партнерлар дип кабул итми, ә «бөтен байлыгын сыгып бетерергә кирәкле» куллану материалы итеп кабул итә, аннары башканы таба», – дигән ул.

«Һәм җәмгыятьтәге бу агрессив моральгә каршы торырлык көч тапкан ирләр бик аз. Күпчелек алкоголизмда яки башка үзеңне җимерә торган яшәү рәвешенә китә», – дигән Елена Кочкина.

Социолог фикеренчә, Россиядә ирләргә балачактан «син барына да тиеш» дигән әйбер кертелә – ата-анага, Ватанга, гаиләгә, хатынга. Шулай итеп, алар тискәре социаль матрица-тирәлеккә керә, ә бу исә үзеңне саклау инстинктына каршы килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар