news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәйгедә смартфон откан Дания апа Нигъмәтуллина: «Андый зур бүләкләр отканым юк иде»

news_top
Бәйгедә смартфон откан Дания апа Нигъмәтуллина: «Андый зур бүләкләр отканым юк иде»
Фото: Дания Нигмәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Бүген Бердәм тавыш бирү көнендә оештырылган «Гаилә белән сайлыйбыз!» республика бәйгесенең дүртенче смартфонын Зәй районының Бура-Киртә авылыннан Дания апа Нигмәтуллина отты.

Дания ханым ире белән иртән сайлауга барган. «Чын күңелдән сайлауларга бардым. Иртән ирем: «Әйдә бергә барабыз, бергә сайлыйбыз», – дип көтеп торды. Башка вакытта әле алдан сайлап кайта торган иде. Мин соңыннан гына бара идем. Бу юлы бергә барып, сайлап, күңелле итеп фотога төшеп кайттык», – дип сөйләде ул.

Ә фотоны социаль челтәргә урнаштырып куйган.

Сайлаудан соң Дания апа, бәйге турында уйламыйча да, оныгының туган көненә китә. Шуңа күрә җиңүчеләрне игълан иткәннәрен күрми кала. Ә җиңүе турында аңа хезмәттәшләре хәбәр итә. «Әле минем телефоным тотмый иде. Оныгымның туган көнендә идем. Басуда идек. Бер нәрсә дә белмәдем. Кайткач, телефонны куштым. Башта, нәрсә булган дип, аптырадым. Котлаулар килгән. Бөтен эш чатларында да кызлар мине котлап язганнар. Курсташларым да котлаган. Шаккаттым. Аларга җавап та яза алмадым әле. Менә сезнең белән сөйләшәм», – дип сөйләде Дания апа.

Дания апаның моңа кадәр бүләкләр отканы булмаган. «Бик сөендем. Андый зур бүләкләр отканым юк иде. Мин бик шат. Конкурста катнашуы үзе үк күңелле. Оештырганнары, бүләкләре өчен рәхмәт», – дип шатлыгы белән бүлеште ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар