Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз» республика фотоконкурсының беренче ике җиңүчесе билгеле булды. Алар — Алексей Афаныкин һәм Евгений Кондаков. Һәр җиңүчегә бүләк итеп iPhone 17 смартфоны тапшырылды. Җиңүчеләр турында мәгълүмат «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» төркемендә урнаштырыла.
Конкурс 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Анда Татарстанның теләсә кайсы гаиләсе катнаша ала. Моның өчен 18 сентябрь 08:00 сәгатьтән 20 сентябрь 20:00 сәгатькә кадәр фотосурәт урнаштырырга һәм #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларын куярга кирәк.
Конкурста катнашучылар барлыгы өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 смартфоны ота ала.