«Гаилә белән сайлыйбыз!» фотобәйгесендә автомобильне Питрәчтән Гөлфия Абдуллова отты
Татарстанда Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кысаларында уза торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотоконкурсының бүгенге җиңүчеләре билгеле. Sollers ST8 автомобиле иясе дә билгеле булды.
Sollers ST8 автомобилен Питрәчтән Гөлфия Абдуллова отты.
Бүген катнашучылар арасында барысы унбер iPhone 17 һәм Sollers ST8 автомобиле уйнатылды. 20:00 сәгатькә фотоконкурста 29 061 кеше катнашты.
РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә – Татарстанда 3 автомобиль һәм 33 смартфон уйнатыла. Калган бүләкләр уйнатуда республиканың һәр кешесе катнаша ала.
Айфон ияләре (18 сентябрь):
• Алексей Афаныкин (Биектау районы)
• Евгений Кондаков (Тәтеш шәһәре)
• Альмир Фарухов (Арча районы)
• Лилия Таҗиева (Бөгелмә шәһәре)
• Евгения Вавилова (Чистай шәһәре)
• Венера Гарипова (Арча районы)
• Гөлсирин Хәйдәрова (Болгар шәһәре)
• Чулпан Харисова (Арча районы)
• Диләрә Абзалова (Зәй шәһәре)
• Әминә Бегжанова (Әлмәт шәһәре) (паспорт буенча исеме)
• Константин Пономарев (Чаллы шәһәре)
Бәйгедә катнашу өчер:
19 һәм 20 сентябрьдә ТР сайлау участогы фонында (тышта) гаилә, дуслар яки хезмәттәшләр белән фотога төшәргә кирәк. Фотода махсус беләзекләр күренергә тиеш. Беләзекләр Татарстан сайлау участоклары янында тавыш бирүчеләргә бирелә.
Фотоны ВКонтакте социаль челтәрендәге үз сәхифәгездә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән 2026 елның 20 сентябрендә 20:00 сәгатькә кадәр урнаштырырга.