news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гаилә белән сайлыйбыз» финалында ике Sollers ST8 автомобилен отучылар билгеле

news_top
«Гаилә белән сайлыйбыз» финалында ике Sollers ST8 автомобилен отучылар билгеле
«Татарстан Алга» төркемендә трансляциядән скриншот

«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсының йомгаклау өлешендә соңгы бүләкләр – ике Sollers ST8 автомобиле уйнатылды. Аларны Наталья Роль һәм Ольга Ульданова отты. Җиңүчеләрнең исемнәре ТНВ телеканалының телемарафоны туры эфирында игълан ителде, аларны билгеләү өчен очраклы саннар генераторы кулланылды.

Өч көн эчендә фотоконкурста катнашучылар саны 127 329 кешегә җитте. Рандомайзер ярдәмендә оештыручылар 110 282 һәм 39 864 номерларын сайлады, алар астында җиңүчеләр теркәлгән иде. Аннан соң модераторлар конкурсның барлык шартлары үтәлүенә инану өчен аларның аккаунтларын һәм фотоларын тикшерде.

Фотоконкурсның соңгы көнендә шулай ук 11 iPhone 17 смартфоны уйнатылды. Смартфоннар ияләре 19:00 сәгатькә кадәр һәр сәгать саен билгеләнде.

«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсы 18–20 сентябрьдә узды. Шушы вакыт эчендә катнашучылар арасында 33 iPhone 17 смартфоны һәм өч Sollers ST8 автомобиле уйнатылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар