news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гаилә белән сайлыйбыз» бәйгесендә икенче автомобильне Миләүшә Гобәйдуллина отты

news_top
«Гаилә белән сайлыйбыз» бәйгесендә икенче автомобильне Миләүшә Гобәйдуллина отты
Фото: видеодан скриншот

«Гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесендә икенче Sollers ST8 автомобилен Казан шәһәреннән Миләүшә Гобәйдуллина отты. Машина уйнату ТНВ телеканалы туры эфирында оештырылды, дип яза «Татар-информ». Җиңүчеләр турында мәгълүмат «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» төркемендә урнаштырыла.

Гобәйдуллиннар гаиләсе

Фото: © «ВКонтакте» дагы «Татарстан Алга» төркеменнән

«Гаилә белән сайлыйбыз» бәйгесе 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә уза. Анда Татарстаннан теләсә кайсы гаилә катнаша ала. Моның өчен фотографияне 18 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20.00 сәгатькә кадәр #Всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән урнаштырырга кирәк.

Бәйгедә катнашучылар өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 смартфоны ота ала. Кичә беренче машинага Татарстанның Питрәч районыннан Гөлфия Абдуллова ия булды.

Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм аңа бәйле кампанияләр 18 сентябрьдә башланды. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазифаларны алмаштыру күздә тотыла.

Аерым алганда, Татарстанда бер үк вакытта 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм өстәмә муниципаль сайлаулар уздырыла.

Тавыш бирү өч көн – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә үтә. Бөтен республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

15:00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 50 проценттан артып китте. Россия буенча 18:00 сәгатькә бу сан 39,35 процентка җиткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар