Кичен ашап-эчкәннән соң – җайлы йомшак кәнәфи һәм телевизор. Хатыны, савыт-сабалар юганнан соң, икенче кәнәфигә күчә. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, рәхәтлеккә чума: үзенә чираттагы кофтасын бәйли башлый.
«Шулхәтле рәхәт икән шул үзеңнең йортың, гаиләң булуы», – дип куанып уйлап куйды ире. Әти-әнисенә комачауламый гына, балалар бүлмәсендә, дөньясын онытып, уенчыклары белән улы уйнап утыра.
Телевизор экранында ниндидер курорттагы реклама барлыкка килә: комлы пляж, зәңгәр диңгез, кояш һәм зәп-зәңгәр күзле, озын төз аяклы блондин кыз. Менә ул кояш нурларына уралып, диңгез кырыена килә, иркә дулкыннарны ерып, диңгезгә керә һәм үзенең сокландыргыч күкрәгенә су коя.
«Менә кайда ул дөнья рәхәте. Менә ул тормыш, яшәү! – дигән фикер куерып ала ирнең күңелендә. – Яшәп тә карыйлар инде кешеләр, үзләреннән бернәрсәне чикләмиләр: диңгез, кояш, вино, шашлык, кичен танцы һәм яңа мәхәббәт».
– Нәрсә карыйсың син анда, хыялый? – дип гөлдерәп алды хатыны. – Синең буш акча янчыгың һәм арык гәүдәң белән үзебезнең бакчада гына качып ятарга була бит!
– Ә нәрсә булган? – Ире моның йөрәк өзгеч мыскыллы сүзләрен кире боргандай итте.
– Күрәм бит күзләрең ничек яна башлаганын, оятсыз!
– Син уйлаган башыма да килмәгән иде әле, – дип акланган булды ире.
– Кемне алдарга телисең? Инде калтырый ук башладың бит. Менә улымны алырмын да әнигә китеп барырмын әле, туйдым, билләһи…
Ир үзен гаепле тойса да, барыбер күзенең бер кырые белән экраннан аерылмады. Блондинка инде билдән суда.
– Ә аның күкрәкләре һәм арт саны силиконлы, – дип мыгырдап куйды хатыны. – Тешләре дә куелмалы, – дип өстәде.
– Нәрсәсе? – дигән булды ире, бернәрсә аңламагандай.
– Әле җүләргә дә салышасыңмы? Бүген бала бүлмәсендә – идәндә йокларсың, менә шунда фантазияләреңә ирек бирсәң дә ярар... – дип хөкем чыгарды хәләл җефете.
– Мин бит әллә ни начарлык кылмадым бугай, андый җәза алырга, – дип акланды ире.
– Кылган булсаң, бусагадан да кертмәс идем... Минем каршыда шул нәрсәләрне карап ятасың, әгәр өйдә булмасам, ниләр эшләр идең, юньсез?
Экранда ниндидер музей экспонатлары күрсәтә башладылар, һәм бөтен буе-сыны белән Аполлон гәүдәсе калыкты.
– Кара! – диде ире хатынына.
– Карау түгел, мин, гомумән, классиканы яратмыйм. Әйдә, йоклыйбыз... – дип кырт кисте җәмәгате.
Ир шатлыгын яшермәде, сизеп тора бит, ирекле уйлары өчен ул гафу ителгән. Карават кырыена килеп яткач, уйларына бирелде: «Нинди рәхәт гаиләң булу. Ачуланышсаң, гафу да итә беләләр... Менә шул инде ул гаилә бәхете...»