news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гаилә бәйрәмендә берьюлы 11 кешене яшен суккан, алтысын коткара алмаганнар

news_top

Танзаниядә бәйрәм вакытында бер гаиләдән 11 кешене берьюлы яшен суккан. Бәйрәм чыгарылыш кичәсе уңаеннан оештырылган булган. Бу турыда Лента.ру хәбәр итте.

«Daily News» басмасы белешмәсе буенча, фаҗига 3 декабрьдә була. Мапарагве авылында 11 кешелек гаилә ачык һавада бәйрәм оештыра. Аларны бер туганнары чыгарылыш кичәсенә җыя. Шул чакта яшенле яңгыр башлана, һәм яшен кисәк кенә суга. Туганнарның бишесе исән кала, алтысын коткара алмыйлар. Зыян күрүчеләрнең икесе балалар була.

Полиция биредә яшәүчеләргә яңгырлар сезоны вакытында иминлек кагыйдәләрен үтәргә, үзләренә куркыныч тудырмаска чакыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар