news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гаиләсен яндырып үтергән 25 яшьлек ирне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр

Бүген Башкортстанның Белорецк шәһәре суды өч гаилә әгъзасын үтерүдә гаепләнгән ирне хөкем иттеләр.

news_top
Гаиләсен яндырып үтергән 25 яшьлек ирне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр

25 яшьлек ир элегрәк кеше талаган һәм караклык өчен хөкем ителгән була. Өенә кайткач, якыннары белән мөнәсәбәтләре начарая. Әтисе аны хөкем ителүдә гаепли, атасы белән улы арасында сугыш чыга. Моңа үч итеп, ир гаилә әгъзаларын яндырып үтерергә дигән крарага килә. Алар йоклап киткәч, ул йортка ут төртә. Ирнең бабайсы гына йорттан котыла ала. Аның 47 яшьлек әтисе, 66 яшьлек әбисе һәм 65 яшьлек абыйсы янып үлә. 

Йорт янып бетә. Суд гаеплене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итә дип хәбәр итә Башньюс сайты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар