Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаиләле ир балага узган сөяркәсен пычак белән үтергән

Хыянәт итеп йөргән ирнең үз хатыны да, сөяркәсе дә бер үк вакытта балага узган.

news_top_970_100
Гаиләле ир балага узган сөяркәсен пычак белән үтергән
Уфада 33 яшьлек йөкле хатынны үтерү буенча җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Бу хатынны үтерүдә гаиләле сөяркәсен гаеплиләр. Бу хакта bash.news хәбәр итте.

Гаиләле ир 2016 елда читтә роман башлаган. Бер елдан сөяркә хатын йөкле булуын әйткән. Шул ук вакытта бу кешенең үз хатыны да йөкле булган. Ир сөяркәсенә баланы төшерергә тәкъдим иткән. Ләкин хатын риза булмаган.

Шуннан соң бу ир сөяркәсен сөйләшергә дип алып киткән. Кеше йөрми торган урынга алып барган һәм муенына берничә тапкыр пычак белән суккан. Икенче көнне ир бу урынга кире килгән һәм йөкле хатын мәетен күмеп куйган.

Уфада яшәүче хатынны берничә ай эзләгәннәр. Башта тикшерүчеләр криминал булуын уйламаган. Тик бераздан гаепләнүче ир-ат эзенә төшкәннәр. 30 яшьлек Уфа кешесе гаебен кире каккан Ләкин соңрак барысын да сөйләгән.

Берникадәр вакыттан соң, ул күрсәтмәләрен үзгәрткән. Сөяркәсе гырылдаудан туктасын өчен, муенына пычак белән кисемнәр ясадым дип әйткән. Аның сүзләре буенча, хатын наркоман булган.

“Тикшерү барышында бу ир әле тумаган бала анасын нәкъ менә үтерергә теләвен раслаучы дәлилләр тупланган. Расланган гаепләү нәтиҗәсе чыгарылган җинаять эше, күчермәсен гаепләнүчегә тапшырганнан соң, судка биреләчәк”, - дигәннәр төбәк буенча Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100