news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гаиләләре белән үлделәр» - Ике хатын-кыз, ир-ат һәм бер бала суда баткан

Хатын-кызларның һәм нәни баланың мәетен тапканнар, ир-ат мәетен эзлиләр.

news_top
«Гаиләләре белән үлделәр» - Ике хатын-кыз, ир-ат һәм бер бала суда баткан
https://pixabay.com

Ямал-Ненец автономияле округында дүрт кешедән торган гаилә, шул исәптән бер бала, суда батып үлгән. Бу турыда Төбәк буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Якынча версия буенча, Ямал районында 15 августта кичке уннар тирәсендә бер гаилә „Казанка 5м3“ моторлы көймәсендә Тидиби Яха елгасыннан бара. Алар Новый Порт авылына өйләренә кайтырга тиеш була, тик кайтып җитмиләр. Гаиләне авылдашлары, полиция хезмәткәрләре эзли башлый. Алар ике хатын-кыз, нәни бала мәетен таба. Мәрхүмнәрнең коткару жилетлары булмый. Алар Новый Порт авылыннан 10 км ераклыкта табыла. Ир-атның мәетен тапмаганнар әле», — диелә.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар