«Гаилә кору безне бәхетлерәк итәме?»
Һәрбер кыз бала да ак атка утырган шаһзадә, купшы туй, ап-ак күлмәк һәм гомерлек мәхәббәт турында хыяллана дигән фикер яши. Дөресме бу? Әлеге стереотипка каршы барган хатын-кызлар тарихы.
«Никах безне бәхетлерәк итәме?»
Дифинә, 44 яшь:
Партнерым белән 15 ел бергә. Танышканда миңа - 20, аңа 30 яшь иде. Икебез өчен дә бу беренче җитди мөнәсәбәтләр булды. Без бервакытта да бала алып кайтырга теләмәдек, хәзер дә теләмибез. Икебез дә этләр яратабыз, бер үк динне тотабыз, фильмнар, ризыклар сайлаганда да зәвыгыбыз туры килә. Ни өчен мөнәсәбәтләребезне рәсми рәвештә теркәмәвебез белән кызыксынган кешеләргә тыныч кына үз фикеребезне аңлатабыз.
Паспорттагы мөһер генә безне тагын да бәхетлерәк итәдер яки мөнәсәбәтләребезне башка дәрәҗәгә күтәрәдер дип уйламыйм. Без озак вакыт фатир «снимать» итеп яшәдек һәм икәү бергә фатир сатып алып шунда күчендек. Үз фатирыбызга күченү туйга караганда безнең өчен мөһимрәк вакыйга.
«Мин карьераны сайлыйм»
Гөлназ, 30 яшь:
Минем кебекләрне гадәттә карьеристка диләр, хәзер мин үземне бу категориягә кертмим. Әллә нинди зур вазифа биләмәсәм дә, эшкә күп вакыт һәм көч сарыф итәргә туры килә, әмма мин моны бик теләп эшлим. Үзем кебек үк эш аты булган дустым бар. Ялларны аның белән бергә уздырабыз, икебезгә дә мондый тормыш ритмы ошый.
Чын гаиләдә, һичшиксез, балалар булырга тиеш, ә менә мөнәсәбәтләрне законлаштырмасаң да ярый дип уйлыйм. Минем өчен кияүгә чыгу ул — эшне берничә елга калдырып торып, берничә ел үзеңне гаиләгә генә багышлау. Мин әлегә моңа әзер түгел — бу бөтен һөнәри мөмкинлекләрне юкка чыгарыр иде, ә хәзер минем карьера баскычы буйлап күтәрелергә бөтен мөмкинлекләрем дә бар. Кайчан да булса кияүгә чыгармынмы-юкмы, белмим. Әгәр эшемә зыян салмаслык булса, уйлап карарга була.
«Болай яшәү миңа ошый»
Эльвира, 31 яшь:
Ни өчен кияүгә чыгарга теләмимме? Барысы да гади генә: ирекле буласым килә. Кая барасы килә шунда барам, кем белән аралашасым килә, шуның белән аралашам, беркемгә дә отчет биреп ятасы килми. Әни мине ялгыз картлык көтә дип курка. Ә әти хуплый, кеше ничек тели, үзенә ничек ошый шулай яшәргә тиеш дип саный.
Ә мин хәзерге көн белән яшәүне хуплыйм, иртәгә ни булыр дип уйларга яратмыйм. Соңгы 10 елда миңа төрле шәһәрләрдә яшәү бәхете татыды. Фрилансер булып эшләү миңа шундый мөмкинлекләр бирә. Күпләр мине бала-чага һәм үсмәгән кеше дип уйларга мөмкин, әмма мондый яшәү рәвеше мине бәхетле итә.
«Икенче никахым да аерылышу белән төгәлләнер дип куркам»
Айсинә, 28 яшь:
Мин бер тапкыр кияүгә чыктым инде. Ул вакытта миңа 20 яшь иде, бөтен дусларым өйләнә, кияүгә чыга башлады. Мин дә алардан калышмаска теләдем. Әйтергә дә оят инде, минем карт кыз булып утырып калудан курыктым. Безнең ярыйсы гына мөнәсәбәтләр булды, бер-беребезне яраттык, башта бөтенләй сүзгә дә килми яшәдек. Берсендә ирем хезмәттәшенә башын югалтып гашыйк булуын әйтте.
Бераздан мин дә икенче ир-ат белән таныштым, әле дә аның белән бергә яшибез. Танышып берничә ай узгач ул миңа тәкъдим ясады, күрәсең, ниятенең җитди булуын аңлатасы килгәндер. Әмма мин баш тарттым, ә болай бергә генә яшәргә тәкъдим иттем. Бәлки икенче никахым да аерылышу белән төгәлләнер дип куркамдыр. Инде без дүрт ел бергә, әмма паспортка штамп суктырырга ашыкмыйм әле.
«Туй алдыннан кияүгә чыгудан баш тарттым»
Алсу, 38 яшь:
Берничә ел элек аздан гына кияүгә чыкмый калдым. Документларны тапшырдык, туй көненә 3 атна калган иде. Ул көнне мин ательедан туй күлмәген барып алырга тиеш идем, әмма иртән уянгач беркемгә дә кияүгә чыгарга теләмәвемне аңладым. Бу уй шулкадәр нык иде, мин өч сәгать караватта утырдым һәм башка берни турында да уйлый алмадым.
Бу транс халәтеннән әнинең шалтыратуы чыгарды, ул тегүче янында мине көтеп тора иде. Мин аннан күлмәкне алуын һәм аны теләсә нишләтүен, әмма миңа күрсәтмәвен сорадым. Аннан егетемә шалтыраттым һәм аңа барысын да аңлаттым, сөйләдем. Икенче көнне поездга утырып башка шәһәргә киттем. Бу шәһәрдә инде 12 ел яшим. Кияүгә түгелмен, очрашымп йөргән кешем дә юк, әмма ике ел элек бөтен куркуларымны җиңеп, 3 яшьлек малайны уллыкка алдым. Улым белән бик бәхетле яшибез.
«Бәйсезлек минем өчен кадерлерәк»
Галия, 61 яшь:
Бер тапкыр да кияүдә булмадым. Берничә партнерым булды, олы улым бар. Өч тапкыр кияүгә чакырдылар, әмма мин гел баш тарттым. Ни өчен? Минем өчен һәрвакыт ирек һәм үзем теләгәнчә яшәү кадерлерәк булды. Безнең яшьлектә хатын булу ул иреңнең «күләгәсе» булу дигән сүз иде һәм мин мондый гаиләләрне күп күрдем, әмма моны кабатлыйсым килмәде.
Минем тормышым бик күңелле, күп нәрсә белән мавыгам. Элеккечә үк үземнең ирегем миңа кадерлерәк. Үзем генә яшим, дусларым еш кына «Сиңа ялгыз авыр түгелме?» дип сорый. Әмма мин үземне ялгыз, ким итеп хис итмим: яраткан эшем, бик күп дусларым бар. Кияүгә чыгу мине тагын да бәхетлерәк иткән булыр иде дип уйламыйм.
«Үземә туры килердәй кеше таба алмадым»
Розалия, 39 яшь:
30 яшькә кадәр кияүгә чыгасым килеп йөрде, әмма үземә туры килердәй кеше таба алмадым, ә беренче очраган кеше белән тормыш юлын бәйлисе килмәде. 30 яшькә җиткәндә бик яхшы карьера ясадым һәм бөтен вакытым, көчем эшкә китә иде. Хәзер инде кырыкка якынлашып киләм, күчемсез милегем бар, инвестицияләрдән керем алам. Шундый авырлыклар белән ирешкән мөлкәтемнең башка кешенең бурычларын түләргә тотылуын күз алдына да китерә алмыйм. Берничә елдан бала табасым килә, әгәр барып чыкмаса, тәрбиягә бала алачакмын.