Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гаиләгә башка ата килүен теләмәгән». Көнче ир хатынын һәм ике баласын үтергән

Фатирда бөтен җирдә кан була.

news_top_970_100
«Гаиләгә башка ата килүен теләмәгән». Көнче ир хатынын һәм ике баласын үтергән
https://pixabay.com

Канск шәһәрендә дүрт кешелек гаиләне вәхшиләрчә үтерү турында җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Җинаятьтә шикләнелүче үлү сәбәпле, эш туктатылган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Былтыр 27 декабрьдә әби кеше кызының фатирына килә, ул оныкларын мәктәпкә һәм бакча илтәргә тиеш була. Ләкин ул өйдә 35 яшьлек кызы Светлананың, аның 38 яшьлек ире Николайның, оныклары — 7 яшьлек Машаның һәм 11 яшьлек Мишаның мәетләрен таба. Фатирда бөтен җирдә кан була.

Тикшерүчеләр төрле версияләрне карый. Төп версия — гаилә башлыгы туганнарын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган. 

Фаҗига көнне Николай туристлар пычагы һәм монтажлау өчен лента сатып ала. Менә шулар белән ул туганнарының гомерен өзә. Светлана белән Николай инде ике ел чамасы аерым яши. Зур компаниянең уңышлы хезмәткәре булган ирдән хатыны — балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Светлана качып диярлек китә. 2022 елның гыйнварында аларны суд аерырга тиеш була.

Кеше каршында яхшы булган Николай өйдә тиранга әверелә. Хатынын кыйный, кайчакта балаларга да эләгә. Берничә ел элек эчеп йөри. Аннары айный, тик айныгач агрессия күбрәк кенә туплана. Ул сәбәпсез дә ярсый башлый, Светлананы гаиләгә кайтарырга маташа.

Октябрьдә ире бик каты кыйнагач, Светлана Николайдан зарланып, полициягә гариза яза. Рәсми булмаган белешмә буенча, Светлана акча белән түләп торт ала, картадан акча алырга оныта. 11 яшьлек Миша гына анасын коткарып кала — ул копилканы ватып, атасына акча бирә, шуңа күрә генә Николай хатынын үтерми кала. Ул чакта суд була, Николайга 5000 сум штраф салалар. 

Светлана ике баласын алып кача. Ләкин Николай адресны ачыклый һәм фатирга килә. Ул татуланышырга килдем дигән булып, өйгә керә. Тикшерү версиясе буенча, ул бик көнли, аның балаларын чит ир-ат тәрбияләргә тиеш түгел дип саный. Светлананың яңа ире, балаларның яңа атасы барлыкка килмәсен өчен, ул барысын да үтереп ташлый.

Җинаять вакытында Николай аек була. Ул хатынына һәм балаларын бик күп тапкыр пычак кадый, аларның исән калу мөмкинлеге бөтенләй булмый.

Ир-атның гаебе дәлилләр, шаһитларның күрсәтмәләре, экспертизалар белән расланган. Шикләнелүче үлү сәбәпле, җинаять эше ябылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100