Гаиләгә асрамага алган кыз ир туганын көчләүдә гаепләгән
Егетнең анасы улының тулысынча гаепсез булуын исбатларга тырыша.

Новосибирскида гаилә 10 яшьлек инвалид кызны асрамага ала. Кыз бераздан бу гаиләдәге 22 яшьлек егетне - абыйсын көчләүдә гаепли. Декабрь аенда педофилиядә гаепләнгән егетне 12 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Егетнең әнисе улының хаклы булуын исбатлап, аны иреккә чыгарырга тели, дип яза "КП-Новосибирск".
— Ул бернәрсә дә эшләмәде. Алина (исеме үзгәртелгән) ни өчен моны уйлап чыгаргандыр, аңламыйм. Мин безнең гаиләдә ике кыз туганны алдым, 10 яшьлегенең ДЦП иде. Безнең аркада кыз аягына баса алды. Бу безнең тарафтан бик зур тырышлык нәтиҗәсе. Минем улым аны массажга алып йөрде. Һәм менә шундый "рәхмәт". Минем улым бик йөрәгенә алды, ашаудан туктады, ябыкты, - дип сөйләгән егетнең әнисе.
Гаиләнең адвокаты әйтүенчә, тикшерүчеләр бу эштә зур хаталар җибәргән. Гаепләү кызның сүзләренә таянып кына башкарылган, кызның күрсәтмәләрдә буталуын исәпкә алмаганнар. Егетнең кызга бәйләнгәне берни белән дә исбатланмаган ди ул. Оперативниклар кулга алынган егеткә "гаебеңне танысаң, кайтарып җибәрәбез" дигәннәр, имеш. Гомерендә беренче тапкыр кулга алынган егет гаебен таный, эш судка барып җиткәч, егетнең гаебен тануын исәпкә алып, карар чыгаралар.
— Кыз фантазиясе белән уйлап чыгарган дип уйлыйм, - дигән адвокат. - Мин гаепләнүченең дә, гаепләүченең дә полиграфта дөресен сөйләвен исбатлавын телим.
Адвокат фикеренчә, ике кыз туган, телевизордан Диана Шурыгина турында фильмнар карап, егетне көчләүдә гаепләп акча эшләргә уйлаган. Моның дәлиле дә бар ди ул - кызларның берсе көчләүне уйлап чыгаруы турында әйтә.
Мәскәү адвокатлары ярдәме белән егеткә элегрәк чыгарылган хөкемне - 12 ел колонияне дөрес түгел дип тапканнар. Хәзер егетнең әнисе улының тулысынча аклануына ирешергә тели.