Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаиләдәге балалар санына карап, пенсия күләме үзгәрәме?

Әти яки әни кешенең берсенең балага яшь ярым булганчы караган вакыты иминият стажына керә.

news_top_970_100
Гаиләдәге балалар санына карап, пенсия күләме үзгәрәме?
https://pixabay.com

Балалар тәрбияләгән вакыт хезмәт стажына керәме һәм балалар саны пенсия күләменә тәэсир итәме? «Челнинские известия» сайты бу сорауга җавапны Россия Пенсия фондының Чаллы буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттаховтан белешеп хәбәр итте.

Гамәлдәге законнар буенча, Пенсия фондына иминият кертемнәре түләгән хезмәт яки эшчәнлек периодлары белән беррәттән, әти-әнинең берсе баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгән вакыт та иминият стажына санала. Балалар караган вакытның гомуми дәвамлылыгы алты елдан артык булмаска тиеш.

Бала тәрбияләгән периодларга шәхси пенсия коэффициентлары санала, бу исә иминият пенсиясен һәм аның күләмен билгеләүгә йогынты ясый. Бала яшь ярымга кадәр үскәнче аны караган тулы бер календарь ел өчен коэффициент түбәндәгечә була:

  • 1,8 — әти яки әнинең берсенең беренче балага яшь ярым булганчы караган периоды өчен;
  • 3,6 — әти яки әнинең берсенең икенче балага яшь ярым булганчы караган периоды өчен;
  • 5,4 — әти яки әнинең берсенең өченче яки дүртенче баланың һәрберсенә яшь ярым булганчы караган периоды өчен.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100