«Гаиләдә демократия, ләкин хуҗа — мин» — Айваз Садыйров белән «Гадел әңгәмә»
Өйләнгән булуына карамастан, Айваз Садыйровка танышырга теләп язучылар күпме? Элеккеге озын чәчле, алкалар тагып йөрүче Айваз кая югалды? «Татар радиосы»ннан китүнең сәбәбе нәрсәдә? Бу һәм башка сорауларга ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында җавап бирде.
«Мин — һәр өлкәдә дә иркен йөзәргә теләүче балык»
Айваз, сине кем дип кенә әйтеп булмый: радио, телевидение алып баручысы, продюсер, үз вакытында баш мөхәррир дә булдың. Кайсы күңелгә якынрак?
Үземне иҗат өлкәсендә ниндидер чикләргә кертәсем килми. Кызыксынучан кеше буларак, төрле өлкәләрне өйрәнеп, үземне сынап карарга яратам. Иҗади берәмлек дип атар идем мин моны.
Чөнки иҗат өлкәсе киңкырлы. Иҗатның нигезен аңлаган кеше үз сыйфатларын төрле өлкәдә куллана ала. Мин дә үземә ярлык сугуларын теләмим. Мин — һәр өлкәдә дә иркен йөзәргә теләүче балык.
Күптән түгел син «Яңа Гасыр» телеканалында «Манзара» тапшыруында эшли башладың. Алар чакырдымы, үзең мөрәҗәгать иттеңме?
Миңа шалтыраттылар. «Шундый тәкъдим бар, килеп карыйсыңмы?» — диделәр. Мин: «Уйлап карыйм, вакыт ягын карарга кирәк», — дигәч, «Вакыт буенча куркыныч булырга тиеш түгел» — диделәр. Атнага бер бит, иртәнге якта. Уйлап карадым да, телевидение ихтыяҗым барлыгын искә төшереп, уңай җавап бирдем.
Иртәнге тапшыру алып баручысы таң әтәче белән бергә уяна. Ә син бер интервьюда үзеңне ябалак дидең. Авырмы иртән торулары?
Артык авыр түгел. Бәлки, моны әйтергә дә ярамыйдыр, ләкин бу бит инде «Гадел әңгәмә»… Татар телендәге тапшыру бер көн алдан, иртәнге тугызда төшерелә. Икенче көнне иртәнге алтыда эфирга чыга.
Белгәнемчә, элек ул туры эфирда да барган. Ләкин һәрберебез кеше, һәрберебез аңлый. Йокысы туймаган алып баручының кешене уятырга хакы да юк дип саныйм. Үзең ярым йоклап утырган килеш «Исәнмесез, хәерле иртә!» — дип сөйләп утырып булмый.
Син русча да алып барам, дип игълан иткән идең.
Татар телендә дә, рус телендә дә сөйләрмен дигән идем. Ләкин ахыр чиктә бары тик татар телендә генә алып барырга булдым. Рус телендә алып бару бер эксперимент булыр дип ризалашкан идем. Бер көнне ике тапшыру төшерү читенрәк, аннан соң бер телдән икенче телгә күченгәндә, үземне бик уңайлы хис итми идем.
«Иҗади кешегә эш урынын 5 ел саен алыштырып торырга кирәк»
«Тәртип» радиосына килүеңә бер ел булды. Син башкарма продюсер булганнан соң, нәрсәләр үзгәрде?
Минем белән генә бәйләп карарга кирәкмәс моны. Соңгы елларда эшләнгән эшләр — ул күмәк хезмәт. Баш мөхәрриребез Ризәлә апа бик көчле команда туплый алды. Элеккеге «Тәртип» базасына үз өлкәләрендә күп тәҗрибәсе булган шәхесләр өстәлде. Радиога яңа ешлык, яңа урын бирелде. Гомумән, перезагрузка дип атар идем мин моны.
«Татар радиосы»нда 10 ел эшләдең. Ничек шулай кисәк кенә китәргә була ул?
Иҗади кешегә үз урынында суынмас, эшенә, хезмәтенә карата битарафлык тумас өчен, 5 ел саен үзенең эшләү өлкәсен яисә шушы өлкәдәге горизонталь юнәлешне алыштырып торырга кирәк.
Әйтик, мин алып баручы буларак 5 ел эшләдем, аннан соң баш мөхәррир вазифасына күчтем. Баш мөхәррир вазифасыннан соң тагын эшләрлек, иҗади потенциалымны күрсәтерлек хезмәт калмады. Әгәр дә дәвам иткән булсам, миндә апатия башланган булыр иде. Үзем дә, бәлки, бүтәннәр дә канәгать булмас иде.
Татар радио, телевидение өлкәсе кадрлар белән шактый гына чикләнгән. Бер алып баручының төрле станцияләрдә күренүе — табигый хәл. Бу әйбәт. Чөнки максатыбыз бер — татар халкына хезмәт итү, медиакырның сыйфатын яхшырту. Әгәр дә һәрберсен үз каналында гына бикләп куйсаң, прогресс булмас иде. Шуңа күрә мондый күчүләр кирәк.
Зөлфәт Зиннуровның: «Бер радиода эшләгәндә, икенчесе турында берүк начар сүз әйтә күрмә. Чөнки иртәгә кайсы радиода эшләячәгеңне берәү дә белми», — дигән яраткан сүзләре дә бар.
Алкалар таккан, озын чәчле элеккеге Айваз турында
Элек «Татар радиосы»нда эшли башлаган һәм бүгенге Айвазны чагыштырсак, бихисап үзгәрешләр күрергә мөмкин. Беренче чиратта, бу — тышкы кыяфәт. «Татар радиосы»нда Айвазның чәчләре озын, колагында алкалар, бераз неформал иде ул. Үз-үзеңне тотышыңда да бераз дорфа идең. Бу үзгәрешләр олыгаюмы яисә хәзер «Тәртип»тә эшләгәч, тәртипле образга туры килергә тырышумы?
Шундый образ тудырыйм әле дип, тышкы кыяфәтемне үзгәрткән кеше түгел мин. Үз чорында ничек тоям, миңа ничек ошый, ничек рәхәт — шулай киенәм. Образ — минем табигый халәт.
Әтинең яшь чагындагы фотоларын караганым бар. Ул чакта ул клеш чалбарлар, озын чәчтән… Әлбәттә, миңа кызык бу. Мин әтине бүгенге көндәгечә беләм бит. Башта моны аңламыйча йөрдем. Үзем аша узгач кына аңладым. Чыннан да, кешенең үз яшенә карата халәте үзгәрү — гадәти күренеш.
Студент вакытта кеше, син әйткәнчә, дорфа, актив булырга мөмкин. Ә хәзер озын чәч белән йөрү күңел халәте буенча миңа бераз сәер тоела. Студент чакта ул минем өчен ниндидер протест, үзеңне күрсәтү булса, хәзер бераз көлке, алай йөри алмас идем.
«Рекламасыз радио ярты елдан соң ябылачак»
Бүгенге «Татар радиосы»нда нәрсә ошамый?
Үзем шушы радионың барлык эчке дөньясын белгән кеше буларак, бер генә ягы да ошамый дип әйтә алмыйм. Гади тыңлаучы буларак: «Миңа анда рекламаның күп булуы ошамый», — дип әйтер идем. Чөнки кешенең бик нык ачуын чыгара торган әйбер — реклама. Ләкин мин рекламаның анда нигә күп булуын, шушы реклама булмаса, радионың алай эшли алмаячагын беләм. Шәхси радио рекламасыз яши алмый.
Андый кешеләргә бер генә мисал китерәм. Яхшы, сез тыңлыйсы килмәгән реклама, ротациядәге җырларны алып атыйк. Бу радио ярты елдан эшләүдән туктаячак. Чөнки ул шәхси радио, аңа дәүләттән бер тиен дә бирелми.
«Татар радиосы» — тавышы, моңы булмаган «җырчыларга» танылыр өчен шәп мөмкинлек. Анда җырлый белмәсәң дә, акчаңны түләп, танылырга була. Менә бу кешеләрне халыкка күрсәтергә кирәкме? Дөресме бу?
Монда да ситуацияне эчтән белүче кеше буларак, миндә ике төрле хис: һичшиксез, мин синең белән килешәм дә, килешмим дә.
Килешүемне, әлбәттә, аңлатуы бик җиңел. Без: «Эстрадага моңсыз җырчылар, мондый җырлар кирәкми», — дибез. Һәм без хаклы. Әмма безгә шоу-бизнеска алдан ук зур өметләр багламаскадыр, бәлки? Бар эстрада, чиста мәдәният һәм син әйткән шоу-бизнес. Нигә аларга зур өмет багларга?
«Өйләнешкәннән соң гел: „Без, без“, — дип сөәшкән ирләрне жәллим»
Гаилә коруыңа ике ел булды. Никахтан соң тормыш нык үзгәрдеме?
Глобаль үзгәрешләр булды дип санамыйм. Кеше өйләнеп, кинәт кенә глобаль рәвештә үзгәрсә, бу дөрес тә булмас иде, бәлки. Чөнки синең характерың, булмышың шушы яңа халәткә адаптацияләнергә генә тиеш. Үзгәрешләр җаваплылык хисендә булды. Моңа кадәр дә җавапсыз карый идем дип әйтә алмыйм. Ләкин бигрәк тә бала тугач, әлеге җаваплылык хисе арта.
Мин яшәгәндә, нәрсәдер эшләгәндә дә гаилә күзлегеннән чыгып эшли башладым. Тулысынча дип әйтмим. Чөнки һәр кеше — шәхес. Бар бит «без» дип сөйләшүчеләр, «без, без, без»… Андый ирләрне беләм мин. Аларны жәллим дә хәтта.
«Подкаблучниклармы» бу?
Белмим, төгәл генә аңлата алмыйм. Ләкин алар бербөтенгә әйләнә. Аларның индивидуальлеге юкка чыга. Бәлки иҗади булмаган кешеләргә уңайлы ягы бардыр моның. Ләкин иҗади кеше азмы-күпме индивидуальлеген сакларга тиеш. Алайса ул чоңгылыкка батачак.
Гаиләдә кем хуҗа?
Бездә демократия, хуҗа — мин.
Айваз шулай-шулай дип әйтә һәм бу һичшиксез шулай булырга тиеш, димәк?
Юк-юк. Хуҗа — ул тиран, авторитет түгел. Хуҗа — ул кайбер глобаль темаларны, аның чишелеш юлларын тәкъдим итүче, кирәк вакытта, чыннан да, «менә болай булырга тиеш», — дип плюс һәм минусларын үлчәп әйтә торган кеше. Ләкин бу фикер хатын-кызның теләгенә, аның үз-үзен уңайлы тотуына нигезләнеп кабул ителә. Мин бер генә карарны да, әгәр дә ул минем гаиләмә зарар китерә икән, кабул итмим.
Айвазга еш «подкатывать» итәләрме?
Өйләнгән булуыңа карамастан, кызлар бәйләнмиме? Бәлки, Инстаграмда язалардыр?
Өйләнгән вакытта, бәлки, кызлардан берникадәр игътибар булыр дип көткәнмендер. Ләкин, Аллага шөкер, алай язучылар юк. Чөнки мондый игътибарның булуы гаиләдә проблемалар чыгарырга мөмкин.
Комплиментлар язучылар бар, әлбәттә. Хезмәтемә карата, чаралардан соң язалар. Ләкин «подкатывать», «флиртовать» итүчеләр юк.
Сине өйләнгәнче «зәңгәр» дип йөрүчеләр булды. Өйләнгәч тә бер-ике тапкыр ишеткән бар…
Бу яктан мин бик бәхетле. Гайбәтләрне, кеше сүзен ишетә белмим. Кайвакыт кемдер килеп кенә әйтә. «Синең турында шулай дип әйттеләр, болай дип сөйләделәр. Хәтерлисеңме моннан ике ел элек?..» — диләр. Мин әйтәм, мин белмичә дә калдым, минем аша уза алар. Мине бу гайбәтләрдән Аллаһы Тәгалә саклый.
«Зәңгәр» дип әйткәннәр дисең бит әле… Минем моны үземнең бер-ике тапкыр ишеткәнем булды. Бу әйбер эстрададагы теләсә кайсы кешегә кагылырга мөмкин.
Син күптән түгел журналистиканың аспирантурасын тәмамладың. Бер очрашканда, син дипломнарыңны санап күрсәттең. Мәктәп аттестаты белән барысы бергә 5 дипломың бар икән. Хәдистә бишектән алып, ләхеткә хәтле белем алырга кирәк, диелгән. Димәк, бу синең турында?
Бу күпләр турында. Кеше гомер буе зур университетларда укып та, бернәрсә белмәскә мөмкин. Мәктәпне генә тәмамлап та үзлектән үсүчеләр бар. Шуңа күрә монда тормыш тәҗрибәсе турында да сүз бара.
Өлешчә миңа да туры киләдер. Уку — табигый хәл, миңа ошый, кирәк ул. «Бәлки укымаскадыр сиңа?» — дип сорыйлар кайчакта. Ләкин әлегә минем укымыйча торганым юк, әйтә алмыйм. Аллаһы боерса, быел әзрәк ял итеп торып, киләсе елга укырга керергә исәп.
Кайда?
Бу инде дин өлкәсе буенча. Моңа кадәр мәчет каршындагы курсларда алган белемем генә бар иде. Мин укырга керергә җыенган җирдә база кирәк.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе генә түгелме әллә?
«Мөхәммәдия» турында сүз бара. Шунда укырга исәп, Аллаһы боерса.
- Айваз Садыйров белән «Гадел әңгәмә» тапшыруының тулы версиясен Ютубта карый аласыз.