Гаиләдә бәхетле булуның шартлары нинди?
Бәхетле булу өчен киңәшләр Әхмәт Җәүдәт-пашаның 130 ел элек язылган хезмәтендә бар.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтиятенең «Яшь килен» проектында катнашучы гүзәл затларга никахта ир һәм хатынның хокуклары һәм бурычлары турында дәрес уздырган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
Камил хәзрәт катнашучыларга Госманлы дәүләтенең тарихчы галиме, хокук белгече Әхмәт Җәүдәт-пашаның 130 ел элек язылган хезмәтеннән бер өзек укыган.
«Автор үзенең китабында гаиләдә бәхетле булу өчен иң кирәкле шартларны әйтеп уза. Болар: сабыр булу, бер-береңә хөрмәт күрсәтү, терәк булу, тормышка һәм дингә караш бертөрле булу, бер-береңне аңлау һәм бер-береңә ышану», — дип яза Камил Сәмигуллин.