Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Гаиләбез белән кар яуганын көтеп торабыз”. Сабада кардан һәм боздан ике йөзгә якын сын ясаганнар

Һәрбер көн үзенең истәлекле мизгелләре белән истә кала. Тагын бер ел сизелмичә узып бара, без яңа 2019 елга аяк басабыз. Бу көннәрдә олысы-кечесе Яңа ел рухы белән, ниндидер могҗизалар көтеп, хыяллар илендә яши башлый. Бәйрәм сулышы шәһәр һәм район урамнарында да сизелә: оешма-предприятиеләр үз территорияләрен бизәү белән мәшгуль. Кемнәрдер чыршы һәм утлар урнаштыра, боздан сыннар эшли, кайберәүләр кардан әкият иле ясый. Саба районында Яңа елга әзерләү эшенә барлык предприятиеләр дә җәлеп ителгән. Аларның иҗат җимешләре белән “Интертат” та танышып кайтты. 

news_top_970_100
“Гаиләбез белән кар яуганын көтеп торабыз”. Сабада кардан һәм боздан ике йөзгә якын сын ясаганнар

Танышларымнан еш кына “Яңа елга Сабаны искиткеч матур бизиләр” - дигән фикерләр ишетергә туры килә. Хәзер бу сүзләрнең дөреслегенә инандым. Байлар Сабасында кар шәһәрчекләре булдыру, оешма-предприятиеләр территорияләрен бизәү эшләре күптән төгәлләнгән. Быел да район халкы яхшы әзерлеген күрсәткән, урамнарга чын мәгънәсендә бәйрәм төсе кергән, әйләнә-тирә тагын да матурланган. Җемелдәп торучы утлар һәм чыршылар, әкият персонажлары гәүдәләндерелгән кар сыннары... Район иллюминациясе бәйрәм атмосферасын тудырырга һәм могҗизага ышанырга мәҗбүр итәргә тиеш. Бик матур, бик күркәм!



“Оешмалар үз территорияләрен бәйрәмчә “киендерде”

- Узган ел чыршы мәйданнарын бизәү буенча Саба районы республика конкурсында алдынгы урынга чыкты, икенче урын яуладык. Бу елны без аерым бер әзерлек белән каршы алабыз, оешмалар үз территорияләрен бәйрәмчә “киендерде”. Һәр предприятие тирәсе, шәхси йортлар төрледән-төрле утлар, чыршылар белән бизәлеп купшыланды. Үзәк чыршы урнашкан мәйдан аеруча ямьләнеп, әкияти бер төс алды. Биредә хезмәт коллективлары кардан-боздан бик күп җәнлекләр, әкият геройлары ясады. 

Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Беренчедән, район халкы рәхәтләнеп ял итә. Икенчедән, кунакка кайтучылар сокланып китә. Без тудырган матурлыкны республика бәйгесен оештыручылар да лаеклы бәяләр дип ышанып калабыз, - дип сөйләде Саба район башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов.



Үзәк чыршы мәйданчыгында да чыршының матур утлары әллә кайдан күренеп янып тора. Шунда ук кардан фигуралар да ясап куйганнар. Балалар өчен шугалак һәм таулар ясалган. Район җитәкчелеге мәйданчыкны матур итеп яктыртуга да зур игътибар биргән. Яңа иллюминацияләр һәркемнең күңеленә хуш килгән. Расих Хәсәнов әйтүенчә, бизәгән вакытта алар һәр ел саен яңа элементлар кертергә, заманча технологияләр кулланырга тырыша.



Кызганыч, бу көнне яуган кар hәм көчәйгән җил безгә шактый кыенлыклар тудырды. Үзәк чыршы янында да халык күп түгел иде.



- Яңа ел бәйрәмнәрендә Сабага бертуган сеңлемә кунакка кайтам. Бүгенге көндә үзем Казанда торам. Мондагы матурлыктан күзләр камаша, шәһәрдәгедән һич кенә дә ким түгел, - диде Фәйрүзә Сабитова.

“Ял көннәрендә эшләдек, боздан туксан сын ясадык”

“Сабагаз” оешмасы районны Яңа ел бәйрәменә бизәүгә зур өлеш кертә. Быел алар рекорд куйган, боздан туксан сын ясаган.



- Декабрьнең беренче яртысында ук Саба үзәгендә, авыл урамнарында Яңа ел рухы сизелә башлый. Урамнарны матур итеп бизәүгә елдан-ел зур әһәмият бирелә. Оешма, учреждениеләр үзләренең территорияләрендә чыршылар урнаштыра, аларны бизәү, кар сыннары ясау белән мәшгуль була. Б“Сабагаз” оешмасы хезмәткәрләре быел да үз мәйданчыгын боз һәм агачтан ясалган сыннар белән бизәде, чыршы куйды. 

Районыбызда Яңа елга иң матур бизәлеш буенча бәйге игълан ителә. Күптән түгел генә конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Үз территорияләрен иң матур итеп бизәгән оешмаларга сертификатлар тапшырылды. Безнең оешма алдынгылыкны бирмәде, быел Гран-при яуладык. Акчалата бүләкләделәр, алты мең тапшырдылар. Урын алу өчен генә катнашмыйбыз, сыннар ясау үзенә күрә бер кызыклы мавыгу да бит әле ул. Аларга кул көче генә түгел, фантазия һәм төрле идеяләр салынган, - дип сөйләде “Сабагаз” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илгизәр Вәлиев.



Барлык эшләрне дә “Сабагаз” идарәсе җитәкчесе Исмәгыйль Мөхетдинов башлап йөри. Сыннарны ун елдан артык ясыйбыз. Быел аларның саны туксанга җитте, бу - район өчен рекорд. Бер генә оешманың да аның кадәр күләмдә сыннар ясаганы юк. Әлеге эшне күмәкләшеп башкарабыз, шуңа күрә авырлыгын тоймыйбыз. Безнең коллектив бик актив, егетләрнең берсе дә “әйдә ярый”га гына эшләми. Ял көннәрендә дә вакыт табып эшләргә килүчеләр булды. 

Нинди сыннар ясаячагыбызны алдан ук билгеләп куябыз. Фигураларны социаль челтәрләрдән дә эзләп табабыз. Кыш бабай һәм Кар кызын, ел символын һәм әкият геройларын ясыйбыз. Кайбер сыннарның озынлыгы ике метрга да җитә. Бозларны якындагы буадан бензин пычкылары белән кисеп алабыз һәм техника белән мәйданга ташыйбыз. Шактый күп боз кирәк. Мәсәлән, бер фигура ясау өчен генә кимендә ярты кубометр боз кисәге китә. Әлеге эш мәшәкатьле булса да, район халкына зур сөенеч өсти. 

Аннан соң безнең оешмада балык тотарга яратучылар бик күп. Шуңа күрә балыкчыларга боздан махсус бер мәйданчык эшләдек. Анда чын кармаклар да урнаштырдык. 

“Сабагаз”ның ишегалдыннан көнозын кеше өзелми. Олысы-кечесе фотосурәткә төшә, мондагы матурлыкка соклана. Яңа ел каникулларында караучылар саны тагын да арта – тирә-күрше авыллардан да килүчеләр була әле. Бозкорылмалар эченә төрле төстәге лампочкалар урнаштырылган, алар үзенә күрә бер матурлык өсти, - диде ул. 



“Татавтодор"ның Саба филиалы кардан җитмештән артык машина ясаган

Сабаның кайсы ягына гына барып чыкма, һәр җирдә кар сыннары урамнарны бизәп утыра. "Татавтодор"ның Саба филиалы хезмәткәрләре тарафыннан ясалган сыннар аерым игътибарга лаек. Трактор, йөк һәм җиңел машиналарны күргәч, гаҗәпләндек. Читтән карасаң, бер дә кардан ясалган сын димәссең үзләрен. Машиналарның тәрәзәләренә тәрәзә чистарткычларга кадәр ясап куйганнар.

"Татавтодор"ның Саба филиалы һәр ел саен “Яңа ел бизәлеше” номинациясендә беренче урынны яулый. Бу хакта идарә җитәкчесе Марат Гарипов әйтте.



- Җиңеп чыгу өчен күп көч куйдык. Күп кенә оешмалар кар сыны ясау буенча осталыкларын күрсәтте, иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмагандыр. 

Без һәр ел саен Саба халкын гаҗәпләндерергә тырышабыз. Сыннарны кардан ясыйбыз, чөнки ул иң кулай материал. Тик быел азрак катлаулырак булды. Без сыннар ясаганда кар яумый торды да, менә хәзер, кем әйтмешли, ишелеп төште. Һава торышын белеп бетереп булмый шул: әле җебетә, әле туңдыра, шул арада буранлап кары да явып китә... Кар юклыктан зарланган идек, ике көн дәвамында бертуктамый ява. Юлларны, торак пунктларындагы урамнарны кар көртләре басты, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә дә кыен. 

Безнең филиалда техника җитәрлек, барын да алдан әзерләп, төзекләндереп, кар эттергечләрне ясап куйган идек. Юлларны тәүлек буе чистартып торабыз, машиналар хәрәкәтендә тоткарлык булмасын өчен тырышабыз. Шулай ук юлларны чистартудан кала, куркыныч участокларга боз җебетү өчен махсус катнашма һәм ком сибелә. Быелгы сезонны зур әзерлек белән башладык”, - диде ул.



Хәзерге вакытта "Татавтодор"ның Саба филиалы территориясендә җитмештән артык кар сыны урын алган. Юл идарәсе булганга күрә хезмәткәрләр автотранспортлар ясаган.

“Гаиләбез белән кар яуганын көтеп торабыз”

Яңа ел алдыннан кар сыннары белән оешма территорияләре генә түгел, кешеләрнең капка төпләре дә бизәлә. Үзенең өй алдында могҗизалар тудыручы ирекле рәссам Камил Хисамиев белән дә аралаштык. Баксаң, беренче ел гына Саба халкын гаҗәпләндерми икән ул. Инде берничә ел рәттән кардан баһадир сыннар ясый, быел унбер фигура ясаган. Әле аның белән генә тукталып калырга җыенмый...



- Район үзәгендә кар сыннарын карап йөргәндә, аларны үземнең дә ясап карау теләге туды, - ди оста. – Хәзер бу безнең гаилә “чиренә” әйләнде. Кар яуганын көтеп кенә торабыз. Матурлык тудырырга омтылып яшәргә кирәк, күңелле бит. 

Һәр ел саен тормыш иптәшем белән кардан төрле әкият геройларын ясыйбыз, безгә балалар да булыша. Кичтән сынны әвәләсәк, икенче көнне буяп куябыз. Капка төбеннән узганда һәркем туктап карап китә. “Кәефләр күтәрелә, бәйрәм рухы сизелә”, - дип әйтеп китүчеләр бар. Яхшы фикерләр ишеткәннән соң тагын да рухланып, дәртләнеп эшли башлыйбыз. Әкият геройлары белән фотосурәткә төшүчеләр дә бар. Һәркемнең кулыннан килә торган эш, бернинди дә авырлыгы юк. 

Узган ел өй алдына ике чыршы да алып кайтып утырттым, алар шаулап үсеп китте. Быел шуларны утлар һәм уенчыклар белән бизәдек, - ди ул. 

 

“Кардан фигураларны “Worldskills” эшче һөнәрләр чемпионатына багышлап ясадык”

Билгеле булганча, эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында киләсе елның 22-27 августында узачак. Шуңа күрә Саба аграр көллияте студентлары “Worldskills” чемпионатына багышлап сыннар ясаган.



- Бездә һәр ел саен шундый матурлык күзәтелә. Барысы да студентлар тарафыннан иҗат ителгән эшләр, шуңа күрә аларга рәхмәт сүзләрен ирештерәбез. Һәрбер төркем фигураларны уйлап таба, рәсемнәр алып киләләр. Аннан соң бергә җыелып иң яхшыларын сайлап алабыз. Төзелеш эшләре башкарганда проект ясыйлар бит, без дә шул схема буенча эшлибез. 

2019 елда Казанда “Worldskills” эшче һөнәрләр чемпионаты узачак. Саба агар көллиятендә дә нәкъ менә киләчәк турында уйлаган, эшче һөнәренең мөһимлеген аңлаган яшьләр укый. Көллияттә берничә төп белгечлек буенча укулар алып барыла: техник-механик, бухгалтер-экономистлар, пешекче, эретеп ябыштыручы. Яңа белгечлекләр дә ачылды, хәзерге вакытта төзүче һәм электриклар да әзерлибез. Бүгенге көндә бездә 422 студент белем ала, - диде Саба аграр көллиятенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Рафаэль Шәмсетдинов.



Рафаэль Шәмсетдинов көллияттә студентларның “Worldskills” чемпионатына әзерләнүләре хакында да әйтте. Көллият студентлары чемпионатта “Тракторчы-механизатор”, “Тракторны фигуралы йөртү”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә чыгыш ясаячак.



“Саба район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәхмәт сүзләрен белдерәсе килә. Алар ярдәме белән Саба аграр көллияте базасында яңа бина төзелеп килә. Заманча таләпләргә туры килгән аудиторияләр, лаборатория бүлмәләре һәм бәйрәм концертлары оештырыр өчен актлар залы булачак. Әлеге бинада укулар Яңа елдан соң башланачак”, - дип сөйләде Рафаэль Шәмсетдинов.



“Район башлыгыннан үрнәк алабыз, ул безнең бик хыялый кеше”

Саба “Шоколад” балалар бакчасында да булдык. Яңа елга бизәлеш буенча балалар бакчалары арасында алар беренче урынны яулаган. Биредә төрле утлар, шулай ук Кыш бабай һәм Кар кызы, бу елның символын күрергә мөмкин. Аларның бәйрәмгә дәртләнеп әзерләнгәне, аны могҗизалы итәргә теләве әллә каян күренеп тора.



- Яңа ел бизәлеше буенча райондагы балалар бакчасы арасында беренче урынны яуладык. Бу - тәрбиячеләрнең хезмәте, әти-әниләрне борчыган юк. Бездә тәрбиячеләр иҗади һәм бик креатив. Балалар күңеленә ошарлык итеп фигуралар ясадык, тирә-якны утлар белән бизәдек. 

Район башлыгы Рәис Миңнехановтан үрнәк алабыз, ул безнең бик хыялый кеше. Идеяләрне социаль челтәрләрдән дә туплыйбыз. Быел кырыктан артык сын ясадык, әлеге эшне башкарып чыгу өчен ун көннән артык вакыт узып китте, - диде балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Садриева.



“Бер җиребез дә шәһәрдән ким түгел, кайбер урыннар артык та әле”

Оешмаларның бизәлешен махсус комиссия тикшерә. Саба район башлыгы урынбасары һәм әлеге комиссиянең әгъзасе Расих Хәсәнов әйтүенчә, Яңа ел бизәлеше берничә яктан чыгып бәяләнгән. Гадәти булмаган бизәлеш, 2018 ел символикасын ачык итеп күрсәтү, эшкә иҗади якын килү, сыннарның үзенчәлеге. Бизәлеш буенча эш 5 декабрьдән башланган. Комиссия шәһәрнең бизәлешен югары бәяләгән. 

- Комиссия составында биш кеше эшләде. Оешмаларның территориясе чиста һәм бизәлгән булырга тиеш иде. Фигуралар ясауның күләмен чикләмәдек, шуңа күрә йөздән артык сын ясаучылар да булды. Боздан ясалган сыннарга югары билге куйдык, чөнки ул шактый катлаулы һәм четерекле эш. Бозны буага төшеп алып менү өчен генә дә күпме көч таләп ителә бит. 

Барлык оешма һәм учрежденияләр Яңа ел бәйрәмен каршы алуга ныклап әзерләнә. Елдан-ел камилләшә барабыз, үзгәрешләр шактый. Хәзерге вакытта район үзәгендә кардан ясалган сиксәнгә якын сын бар. Бер җиребез дә шәһәрдән ким түгел, кайбер урыннар артык та әле. Район халкы белән үзебезнең төбәкне чиста һәм матур итәргә тырышабыз. Шуның өчен Сабабыз әллә кайдан балкып тора. 

Алга таба да район халкы белән аңлашып эшләрбез дигән өметтә калабыз. Барысына да бик зур рәхмәт сүзләрен белдерәм. Хәзер шәхси хуҗалыклар да үз территорияләрен ямьләндерә, йорт тирәсенә матур сыннар ясыйлар һәм утлар урнаштыралар, - диде ул. 

Расих Хәсәнов әйтүенчә, җитәкчелекнең киләчәккә планнары тагын да күбрәк. 



Рәис Миңнеханов район халкының горурланып яшәвен тели 

25 декабрь көнне Байлар Сабасында Кыш бабайлар парады һәм Үзәк чыршыны ачу тантанасы булган. Биредә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов 2018 елга йомгак ясаган, район халкын бәйрәм белән котлаган һәм яңа ел конкурсларында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырган. 

 

- Безнең традицион ел ахырына якынлаша. Дөресен әйтим: ничек эшлисез, шулай ял итәсез. Молодцы! Киләчәктә дә шулай була күрсен. Районыбызда башкарылган эшләр - сезнең тырышлык нәтиҗәсе. Алга таба да матур гына эшләргә язсын. Аның өчен корычтай сәламәтлек булсын, булганының игелеген күреп яшик. Гаилә бәхете телим һәм киләчәк буынга бергәләп тәрбия бирик. Алар - безнең киләчәгебез. Яңа еллар белән сезне! Барысы өчен дә зур рәхмәт. Без Сабаларга горурланып яшәргә язсын! – ди ул үзенең чыгышында. 

 

Кыш бабайлар парадыннан төшерелгән видеокадрлар яшен тизлегендә Инстаграм челтәре буенча таралды. “Сабагаз” идарәсе бу парадтан да читтә калмаган, алар поролоннан ел символын ясаган. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100