Гаилә бәкедә чукынган вакытта балалары белән бергә автомобильләрен куып алып киткәннәр
Гаилә бәкедә чукынган вакытта балалары белән бергә автомобильләрен куып алып киткәннәр
Красноярск өлкәсе Солонцы бистәсендә гаилә чукынырга бара. 7 яшьлек малайларын машинада калдырып, бәкегә чумарга китәләр.
"КП-Красноярск" язуынча, 34 яшьлек әти кешенең улын уятасы килмәгән, шуңа машинада калдырган. Кире килгәндә аларның "Тойота" машиналары булмый. Алар полициягә мөрәҗәгать итә.
Бераздан малай әти-әнисенә үзенең кайда икәнен әйтә. Машинаны куып киткән кеше анда малай барлыгын белмәгән. Малай уянгач, җинаятьче машинаны ташлап качып китә.
Бераздан малай әти-әнисенә үзенең кайда икәнен әйтә. Машинаны куып киткән кеше анда малай барлыгын белмәгән. Малай уянгач, җинаятьче машинаны ташлап качып китә.
Аны бераздан тоткарлыйлар. Ул 35 яшьлек ир булып чыга. Ул машинада малай барлыгын белмәве, "Тойота"га ия буласы килгәне өчен урлаганын әйткән.