news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гайбәтләргә сәбәп» – Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Колахмәтов «Хыянәт» җырын яңарткан

news_top
«Гайбәтләргә сәбәп» – Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Колахмәтов «Хыянәт» җырын яңарткан
Илнур Колахмәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Колахмәтов «Хыянәт» җырын яңарткан. 

«Габделфәт абый белән Венерочка Шәмиева җырлаган иде бу җырны. Без яңарттык. Авторлардан рөхсәт сорап, әлбәттә. Бик ошый бу җыр безгә. Сездән башка җырның язмышын хәл итеп булмый. Соңгы сүз, әлбәттә, тамашачыдан. Языгыз турыга. 

Тәслимә Низами көе һәм сүзләре», –  дип язган җырчы. 

«Тәннәр чемердәп китте», «Тагын бер шедевр булган бу. Яңа сезонга керәчәкме?», «Үзәк өзгеч», «Сез бит – серле мәхәббәт чыпчыклары. Гел шулай хисләнеп яшәргә насыйп булсын», «Остардың, Илсөя. Әллә кай төшләргә тия торган җыр булган бу», «Озак итеп тыңлыйсы килә. Хисләргә бирелеп киттем», – дип яза җырны ошаткан дуслары Илсөягә. 

Илсөянең яңа «шедевры» «Хыянәт»не Габделфәт Сафин белән Венера Шәмиева җырлаганга ияләшкән кешеләрнең күңеленә ятмаган. 

«Габделфәт белән Венерага ерак әле. Җырны бозгансыз гына», «Тупас тавыш. Габделфәткә җитми инде», «Бу җырдан соң сезне «Илнур белән бергә» дип әйтәчәкләр инде. Гайбәтләргә бер сәбәп булган», «Ачуланмагыз, әмма Габделфәт белән Венера нәфисрәк башкара иде», – дигән фикерләр дә бик күп. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар