Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сәхифәсендә гайбәтләрнең кәффараты өчен укыла торган дога чыкты.
Әлләһүммәгфирлий, вә лимән игътабтуһу вә заламтуһу, вә әсәту илайһи. Вә тәҗәваз әнний вә әнһу.
Аллаһым! Мине һәм кемнең гыйбәтен сөйләгән булсам, кемгә золым һәм яманлык кылган булсам, аны һәм мине гафу ит. Мине дә, аны да гөнаһлардан кичер, гафу ит.
Аңлатма: Хәсән Басри рәхмәтуллаһи галәйһ: «Гайбәтләрнең кәффараты — гайбәтен сөйләгән кешедән гафу үтенү», диде. Әгәр барып гафу үтенү тагын да зурырак низагка яки дошманлыкка сәбәп булса, аның урынына ихлас белән дога кылу кирәк.