Гагарин урынына космоска Арча кешесе очарга тиеш булган...
Юрий Гагарин урынына Арча районы Яңа Сәрдә авылы егете Гыйният Гатауллин очарга тиеш булган, имеш! Бу хәл дөресме-юкмы, әмма арчалылар арасында шундый сүз йөри. Имеш, Гыйният Гатауллин шул «яңа техникада очу өчен» сайланган егетләр арасында булган да, төшеп калган, имеш...
1959 елның җәендә үк, Хәрби-һава көчләренең төп штабы бөтен Советлар Союзының авиация гарнизоннары буйлап, «яңа техникада очу өчен» яшь егетләр җыя. Беренче сынауга килгән өч мең ярым егеттән тора-бара 20се генә кала. Егетләр бу вакытта үзләрен нәрсә өчен әзерләүләрен дә белми. 1960 елның мартыннан алар хәрби әзерлек, физкультура, сәламәт яшәү…
1959 елның җәендә үк, Хәрби-һава көчләренең төп штабы бөтен Советлар Союзының авиация гарнизоннары буйлап, «яңа техникада очу өчен» яшь егетләр җыя. Беренче сынауга килгән өч мең ярым егеттән тора-бара 20се генә кала. Егетләр бу вакытта үзләрен нәрсә өчен әзерләүләрен дә белми. 1960 елның мартыннан алар хәрби әзерлек, физкультура, сәламәт яшәү рәвеше буенча шөгыльләнә башлыйлар. Шушы 20 арасыннан берсен сайлап алалар. Ул — космоска беренче булып очкан Юрий Гагарин.
«Бу дөресме? — Дөрес!
Арча кешесе космоска очарга мөмкин булганмы? Бу хакта белешергә теләп, без Гыйният абыйның үзе белән элемтәгә кердек. Ул хәзер хатыны Роза ханым белән Арчаның Яңа Кенәр авылында гомер итә.
— «Гыйният абый, сез Гагарин урынына космоска очарга тиеш булгансыз икән, бу дөресме?» дигәч, шартлатып «Әйе» дип җавап бирде ул.
Бу вакыйганы бик ерактан урап бәян итә башлады. Әмма аңа Роза апа каршы төште. Баксаң, бабайның өлкән кешеләргә хас булганча, зиһене чуалып китә икән… «Гагаринны алмаштыруы» да шул авыру галәмәте генә булган дип аңлатты ул. Ә шулай да Гыйният Гатауллинга беренче космонавтны якыннан күрергә, хәтта аның белән фотога да төшәргә туры килә үзенә.
Хәлил Гайнетдинов һәм Ким Шакировларның «Космос нас зовет, Зихангиры» китабында Гыйният Гатауллинның космонавт Павел Попович белән таныш булуы әйтелгән. Отставкадагы майор әйтүенчә, ул космонавтның өендә дә булган, хәтта әтисе үлгәч, күмәргә дә булышкан!
Юрий Гагарин белән фотога төшү тарихы да бик гадәти. Космонавт стратегик бомбардировщиклар базасына килгәч, яңа самолетларны карап йөри, соңыннан очучылар белән фотога төшә.
«Водород бомбалары сыный идек»
Гатауллиннар гаиләсе 34 ел Киев өлкәсенең Белоцерковск районы Узин хәрби шәһәрчегендә яши. Гыйният бабайга 84 яшь, ул отставкадагы майор. 26 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган.
— «Минем Гатауллин» дистә елдан артык «ТУ- 195» самолетында (стратегик бомбардировщик — ИТ) эшләде. Водород бомбаларын сынадылар алар. Ул заманда бу хәрби сер булды. Берәр атнага поляр аръягына очып китәләр иде. Шул рәвешле «өстәгеләр"не водород бомбалары белән эшләргә өйрәтәләр, әзерлиләр. Моны ул миңа соңыннан гына сөйләде. Водород бомбаларын кеше күренмәслек итеп каплый торган булганнар, — ди Роза апа.
Самолетларны сынаудан соң Гыйният абыйны очу дивизиясенең физкультура һәм спорт җитәкчесе итеп куялар. Ул чаңгы буенча спорт мастеры.
Гаилә бүген Роза апаның әтисе нигезендә гомер кичерә.
— Минем әтине 1950 елда монда күчерделәр, — ди Роза апа. — Ул райкомның беренче секретаре булып килде. Мин 8сыйныфка кадәр рус мәктәбендә укыдым. Ә монда рус класслары юк. Шуңа күрә мәктәпне Марийск авылында тәмамладым. Гыйният үзе Яңа Сәрдә авылында туган, соңрак алар әтисенең эше аркасында, шул авылга күчеп киткән була. Без бер мәктәптә укыдык, шуннан танышып киттек. Гыйният Казан югары техник училищесында укыды. 1956 елда мин педагогия иститутының немец теле бүлеген тәмамладым. Аңа кадәр Гыйният бер ел хезмәт иткән иде инде. Ул кайткач өйләнештек тә, Украинага китеп бардык.
Туган-үскән җирләр төшләргә кереп йөдәткәч, 1994 елда Гатауллиннар туган якларына күченеп кайта.
— 1986 елда шартлау булды (Чернобыль АЭСындагы авария турында сүз бара — Intertat.ru), 8 ел буе бездән яшереп килделәр аны. Анда һава бик зыянлы. Ярый әле вакытында кайтып калдык, — ди Роза апа.
«170 см буйга — 70 кило авырлык — нәкъ космонавтларча»
Гыйният абыйны Гагарин белән нинди җепләр бәйли соң? Дөрестән дә ул аны күргән, якыннан сөйләшкән. Бу хәл 1961 елда хәрби парад вакытында була. Истәлекле мизгел әле дә фотосурәттә саклана.
Сер түгел, «яңа техникада очу» теләге ул елларда һәр егетнең йөрәк түрендә. Гыйният абый да искәрмә түгел. Хәтта аның 170 см буе, 70 кило тән авырлыгы, сәламәтлек торышы да нәкъ космонавтларча! Сүз уңаеннан, Гыйният абый тугызынчы дистәсен вакласа да, әле дә шул параметрларын саклый икән. Тазармаган да, ябыкмаган да, буе да шул килеш калган. 2013 елда Универсиада факелын да тотып чабу бәхетенә ирешкән. Әле ул карчыгы белән гөрләтеп дөнья көткән. «Җәен-көзен урманнан кайтып кермәдек, җиләк-гөмбә җыйдык» ди Роза апа. Әмма соңгы арада сәламәтлеге какшаган: хәтере чуала, эпилепсиядән интегә, кан тамырлары да нык киңәйгән. Кыскасы, даруда гына тора.
82 яшьлек әби ике чит тел белә, скайп аша сөйләшә
Гыйният абый хәрби очучы булып дан казанса, Роза апа да төшеп калганнардан түгел. Дүрт тапкыр тәрҗемәче булып Германиягә барган ул. Бүгенге көндә дүрт тел белә: татар, рус, немец, украин. Әле дә немец теле онытылмасын өчен, белемнәрне тирәнәйтәм, ди. Китаплардан, сүзлекләрдән белемен ныгыта. «Ашарга пешергәндә дә бәрәңге, кишер, суган, токмач сүзләрен немецча әйтә-әйтә салам» дип шаккатырды.
— Аралашу кирәк, әлбәттә. Алдагы елларда Германиядәге дус кызларым белән языша идек, хәзер аралар өзелде, — дип уфтанып алды ул.
Ашау дигәннән, Гатауллиннар дөрес туклана, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Һәр көн иртән торгач берәр сәгать зарядка ясыйлар икән. Сөтне дә махсус ерактан — авылның икенче башыннан барып ала ут-әби. Хәрәкәт күбрәк булсын өчен. Йөргәндә буыннар языла ди ул. Аны исә бер көнгә кирәк кадәр генә алып кайта.
Роза апа белән Гыйният абыйның ике уллары бар, икесе дә хәрби. Берсе Мәскәүдә, икенчесе Украинада яши. Әби-бабай алар белән скайп аша сөйләшә.
Утсыз төтен булмый диләр. Бәлки Гыйният абый да яшьлегендә космоска очарга талпынган, махсус конкурска да килгән булгандыр. Бу хакта турыдан-туры сорагач ул: «Бардыммы соң, юкмы», дип икеләнеп калды.