Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гафур Каюмовның үлеменә китергән сәбәпләрне Тикшерү комитеты ачыклаячак

Драматург, режиссер Гафур Каюмов 26 июль көнне һәлак булды.

news_top_970_100
Гафур Каюмовның үлеменә китергән сәбәпләрне Тикшерү комитеты ачыклаячак
Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте Гафур Каюмовның үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклаячагын хәбәр итә. Мәдәният йорты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренең гамәлләренә бәя биреләчәк.

Гафур Каюмов репетиция вакытында ни өчендер сәхнә артында торган баскычны декорацияләр тора торган бүлмәгә терәп куйган һәм шул баскыч буйлап бүлмәгә менмәкче булган һәм егылып төшкән. Операцияне йөрәге күтәрә алмыйча, реанимациядә вафат булган.


Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр — Татар академия театрында артист. 1997-2000 елларда Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшли. 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер була. Соңгы вакытта Гафур Каюмов Арча халык театрында музыкаль хезмәткәр булып эшли иде. Ул педагогия көллияте үзешчән театрында да хезмәттәшлек итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100