Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гафу үтенер идем». Әни кеше 39 ел элек Уфада хастаханәдә ташлап калдырган улын эзли

news_top_970_100

Мария Гаврюшина исемле хатын күп еллар элек Башкортстанда балалар йортына ташлап калдырган улын эзли. Ул 1984 елда Уфаның 3нче бала тудыру йортында улын калдырып китә. Аннары элемтәне югалта, ләкин баласын эзләвен дәвам итә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мария сүзләренчә, бала 27 декабрьдә туа. Әни кеше яңа туган сабыен 1 айга – торыр урын тапканчы калдырып тору турында документка имза куя. Ләкин документ баладан баш тарту кәгазе булып чыга, аннары ул баласын тәрбиягә алуларын белә.

«Миңа 18 яшь иде. Үземне акламыйм, ләкин чыннан да миңа беркем дә ничек кирәк икәнен аңлатмады. Акыллы өлкәннәр төрле яклап бертавыштан «шулай яхшы булыр» дип әйтте», – ди Мария.

Аның сүзләренчә, ул баланы гел эзли. Хәзер социаль челтәрләрдә дә эзли. Әгәр улын тапса, аннан гафу үтенергә, булдыра алганча ярдәм итәргә тели.

«Уллыкка алынган баламны эзлим, аннан барысы өчен дә гафу үтенер, булдыра алган кадәр ярдәм итәр идем. Улымны, аның гаиләсен, 1984 елда Башкортстанда уллыкка алынган бала турында белүчеләрне хәбәргә чыгарга сорыйм. Бу – хыялланырга мөмкин булган иң зур бәхет булыр иде», – ди ул.

Мария сүзләренчә, аның улының фамилиясе дә Гаврюшин булырга мөмкин. Ул, баласы үзенә охшаган дип өметләнеп, үз фотосын да куйган. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номерын да яза: 7 908 558 10 50, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Иии бичара хатын! Жди меня тапшыруына яздымы икән? Ахыргы нәтиҗәсен дә язарсыз әле, булса инде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100