Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гафу үтенделәр» – Гамил Әсхәдулла судлашып йөрүләре турында әйтте

news_top_970_100
«Гафу үтенделәр» – Гамил Әсхәдулла судлашып йөрүләре турында әйтте
"Татар-информ" архивы

«Мунча ташы» татар сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Гамил Әсхәдулла «Шәһри Чаллы» газетасының «Йолдызлы мизгел» тапшыруында кунакта булган һәм иҗат төркемен борчыган хәл турында сөйләгән.

– Кешегә аптырыйм мин. Кайбер кешеләр, блогерлармы инде ул, махсус әзерләнеп килә – зарядкалар белән «коралланып» килә. Безнең тамашаны төшереп, урлап утыра. Мин аңлыйм – җыр булса, аны берничә тапкыр карап була, ә тамашаны алай түгел. 1нче, 2нче рәттә үк кечкенә генә телефоннарына чекрәеп карап утыралар. Аның тамашаны карамавы, ягъни акча эшләү өчен төшергәне күренеп тора. Судка барып җиткән очраклар да бар. Гафу үтенделәр. Кеше әле карамаган программаны интернетка куялар бит! Бу – закон буенча тыела, зур штрафлар салына. Тамашачының бит рәхәтләнеп залда карыйсы килә.

Шунысы да бар: бу – безгә генә хас күренеш түгел. Мин Евгений Петросян белән таныш, аның концертына барган идем, бу хакта сөйләшеп алдык. Ул тамаша барганда ук туктата икән, – дип сөйләгән артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100