«Гафу итегез, зинһар, тик мин яшәргә теләмим»: депрессия нәрсә белән төгәлләнергә мөмкин?
Биш ел дәвамында депрессиядән җәфа чиккән 25 яшьлек кыз хәзер күз яшьләренә дә сөенә... Кеше үзенең халәтен еш кына арыганлыкка һәм стресска сылтап калдыра. Эшләгән эшеңнән рәхәте булмау, өметсезлек, озак йоклау чир билгесе була аламы? Яшәү тәмен югалткан кешеләргә ничек ярдәм итәргә?
Депрессия. Бу сүз хәзерге заман өчен ят сүз түгел. Бүгенге көндә рухи сәламәтлек турында сөйләү һәм аның турында кайгыртуның ояты юк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, узган ел Россиядә 8 миллион кешегә депрессия диагнозы куелган. Бу сан чынлыкта күбрәк тә, чөнки күпләр белгечкә мөрәҗәгать итми. Еш кына кеше үзенең халәтен арыганлыкка һәм стресска сылтап калдыра.
Биш ел дәвамында депрессиядән җәфа чиккән кыз белән «Казанские Ведомости» журналисты аралашкан. Ә психолог Алия Мөхетдинова депрессия билгеләрен танырга өйрәтә.
Нәрсә ул депрессия?
Депрессия – ул начар кәеф кенә түгел, ә җитди психологик тайпылыш. Депрессия вакытында тотрыклы рәвештә кайгы-хәсрәткә чуму, күңел боеклыгы күзәтелә. Элегрәк ләззәт китергән нәрсәләр мондый чир вакытында рәхәтлек бирми башлый.
Кешеләр еш кына начар кәефне депрессия дип бәяли. Тик сәламәт кешенең кәефе объектив сәбәпләр аркасында начарлана, әйтик, эштәге уңышсызлар, якын кешең белән аңлаша алмау. Күпмедер вакыт узгач, мондый моңсулык чигенә һәм кеше гадәти тормышка әйләнеп кайта.
Ә начар кәеф кешедә дәвамлы булса, депрессия турында сөйләргә җирлек бар. Белгечләр мондый тайпылышның симптомы дип элек ләззәт биргән шөгыльләргә кызыксыну югалуны атый. Моннан тыш нык курку, хафалану, йокы белән проблемалар һәм үлем турында уйлар да депрессия билгеләре.
Марта (исеме үзгәртелде) да табибка шушындый симптомнар белән килгән. Аның белән сөйләшүемә үкенеп тә куйдым, чөнки мин аны кичерешләрен кабат исенә төшерергә мәҗбүр иттем. Кыз үзенең элеккеге хәле турында сөйләгәндә ачынып елады.
Әмма Марта үзенең күз яшьләренә сөенеп бетә алмый. Үзе әйтүченә, аның өчен елый алуы да яхшы -хәзер тискәре хис-кичерешләр дә бүләк итеп кабул итә. Мартага 25 яшь. Ул нәфис гәүдәле һәм бик матур итеп елмая торган чибәр кыз. Ул кешеләр белән бик җиңел генә танышып китә һәм һәрвакыт күңелле компания табарга сәләтле.
Хәзер Марта Мәскәүдә яши һәм балалар мәктәпләрендә хореограф булып эшли. Бу кешенең эчендә кайчандыр биш ел дәвамында үз-үзе белән чын сугыш булуын аңлавы да кыен.
Марта тарихы: «Әз генә дә яшисем килмәде»
- Депрессия акрын гына башланды. Студент чагында яраткан кешемнең хыянәте аркасында бик каты нервыландым, шуннан башланды да. Паник атакаларга (сәбәпсезгә кинәт чыга торган каты курку өянәге) бирелә башладым, аларга ияреп курку килде, үз-үземә ышанмый башладым. Кайчандыр паник атака китереп чыгарган әйберләрне эшләү куркыныч иде. Әйтик каядыр барганда паник атака булса, шуны кабат эшләве кыен.
Аннары тагын да начаррак була башлады. Йокыдан уянганда ук паник атаканың һичшиксез булачагын белеп, борчылып уяна идем. Һәм шулай килеп чыга да — психосоматика шулай эшли. Вакытлар узу белән атакалар «сәгатьле форматка» әйләнде, кайчагында алар ике көн дәвам итә иде. Бу вакытта ашый да, эчә дә алмыйсың. Курку контрольдә тота, син үзеңне бөтенләй белмисең, бөтенләй яшисе килми.
Бу халәттә иң мәкерлесе – өмет булмау. Тормышның җайга салыначагына ышанмыйсың, берни дә үзгәрмәс шикелле. Бер ел эчендә мин үз вакуумымдагы кешегә әйләндем. Кайда гына булсам да, мин анда түгел кебек, мин кешеләр янында түгел шикелле, мин үз башым эчендә. Имеш, мин зур бүлмәдә утырам һәм үземне курыкмаска үгетлим.
Мин хәтерлим әле – кайбер көннәрне үземне яхшы хис итә идем. Әмма бу хәл айга бер тапкыр гына була иде. Мондый мизгелләрдә мин караватка ята идем дә, күзләремне йомып ятам - рәхәт...
Вакыт узу белән бернәрсә дә кызык түгел кебек тоела башлады. Үземне кая да булса чыгарга, кем белән булса сөйләшергә, кая да булса барырга үгетләми башладым. Һәрвакыт шулай ук яки тагын да начаррак булыр дигән уйлар тамыр җәйде. Яшәү теләге югалды. Һәм минем паник атакалар депрессия дәҗәсенә күтәрелде.
Миңа чын-чынлап яхшы булган бердәнбер вакыт – йоклау иде. Йоклаганда син уйламыйсың, бернәрсә дә сизмисең. Шуңа күрә минем гел йоклыйсы килде һәм мин йокладым – төнлә, көндез, теләсә кайсы буш вакытта йокларга гына теләдем. Курку хисләрен басар өчен шундый адымга бардым.
Үзәк өзгеч битарафлык һәм дусларсыз калу
Шулай итеп мин югары уку йортын тәмамладым һәм балалар хореографы булып эшли башладым. Бервакыт без балалар белән башка шәһәргә конкурска киттек. 50 километр юл үткәнбездер, миндә паник атака башланды. Йөгерәсе, кычкырасы, елыйсы килә. Моны аңлатып булмый, бу синең эчендәге үтерә торган хис. Хәтерлим әле, ул вакытта трассада барганда әти-әниемә шалтыратып, мине алып китүләрен сорадым. Мондый хәлдә бөтен нәрсәне ташлап китеп була, бернәрсәнең дә бернинди әһәмияте юк.
Ул чакта мин иң куркынычы – физик авыру яки хыянәт түгеллеген аңладым, иң куркынычы – ул битарафлык. Нәрсә ашавың, нәрсә киюең, кайда баруың үзең өчен барыбер.
Син һәрвакыт ниндидер хис-тойгыларга бирелергә телисең, әмма бар нәрсә барыбер. Шуңа күрә бернәрсәдән дә мәгънә тапмыйсың. Хәтта яраткан эшеңдә эшләсәң дә, зур акчалар алсаң да, хәтта иң танылган кешегә әйләнәм дип уйласаң да моның нәрсәгә кирәклеген аңламыйсың. «Ә алга таба нәрсә, ә мәгънәсе нинди?» кебек сораулар бирәсең.
Ул вакытта миннән күп кенә дуслар баш тартты. Элегрәк мин һәрчак компанияләр җыя торган кеше идем. Кичәләрдә уртага чыгып бии идем, барлык конфликтларны хәл итә идем. Ә депрессия хәлендә мин файдасыз һәм башкалар өчен катлаулы булып калдым.
Ул вакытта хәтта дусларымны югалткач та, мин берни дә тоймадым. Миңа бу кызык булмады. Әлбәттә, якын дусларым калды. Хәзер мин аларның кадерен һәм тормышымдагы әһәмиятен аңлыйм. Өстәвенә, әти-әнием кичергәннәрне аңлагач, аларның минем өчен нинди кадерле булуын аңладым.
«Шоколад ашап яки секс белән шөгыльләнеп кенә булмый»
- Әнием ярдәме белән мин белгеч янына килдем дә. Хәтерлим, бервакыт әти-әнигә: «Гафу итегез, зинһар, тик мин яшәргә теләмим», – дип яздым. Ул чакта мине өйгә алып кайтып киттеләр. Ул чакта курку-хафалану хисләре шулкадәр көчле иде, мин әти-әнием белән бергә йокладым. Аңлыйсызмы, миңа 23 яшь, ә мин әни белән йоклыйм!
Өйдә ике көнлек паник атакалар булды. Шуларның берсеннән соң әнигә килдем, янына яттым да: «Миңа ярдәм ит», – дидем. Ничек икәү бергә елап ятуыбызны хәтерлим, чөнки беребез дә нишләргә кирәклеген белмәде. Шул чакта миңа табиб кирәклеген аңладык.
Ул миңа ярдәм итә алган кешене тапты. Депрессия вакытында син шундый бер генә кеше дип уйлыйсың. Ә табибның: «Әйе, мин аның нәрсә икәнен беләм», – диюе дә җиңел булды.
Психотерапевт белән без депрессиянең сәбәбен ачыкладык. Мине яраткан кешем ташлагач, барлык хис-кичерешләр дә нервлануга күчкән, барысы да шуннан башланып киткән. Ә үз эчемдә калдырган үпкә хисләре паник атакаларны китереп чыгарган.
Психолог яки психотерапевт һичшиксез ярдәм итәчәк, ә «дуслар»ның «үз-үзеңне кулга ал» кебек киңәшләре булышмый. Эш бит үзеңне кулга ала алмауда түгел, депрессия – ул авыру. Үзеңне күңел төшкән вакытта, арыганда кулга алырга була, ә монда башка. Депрессия – ул физиология дәрәҗәсендә була торган авыру, организмда серотонин (бәхет горманы) эшләнми, шуңа күрә шоколад ашау, секс белән шөгыльләнү, яраткан фильм карау гына ярдәм итмәячәк. Депрессияне дәваларга кирәк.
Үзеңә «җыелырга» кирәк, әлбәттә. Әгәр барысын да ничек бар шулай калдырсаң, аннан чыгып булмый. Минем табиб миңа транквилизаторлар (тревога хисен төшерә торган препаратлар) язып бирде, әмма үзең берни дә эшләмәсәң, дару эчүнең мәгънәсе булмавын аңлатты.
«Безне кызгануларын теләмибез, берни дә сизәсебез килми»
Тик транквилизаторларның тәэсире җитәрлек түгел кебек тоелды, ә табиб көчлерәк дарулар бирүдән баш тартты. /Ул чирдән үземнең котыла алуыма ышанды.
Ул чакта мин башка белгеч таптым, үз кичерешләремне сөйләдем һәм беренче консультациядән соң ук яхшы антидепрессантларга рецепт алдым. Бүтән аның янына йөрмәдем, консультацияләр планында ул минем өчен файдасыз иде. Яхшы препарат һәм беренче табибымның яхшы киңәшләре белән үземне яхшы хис итә башладым.
Ике атна антидепрессантлар эчкәннән соң, мин әйләнә-тирәмне тамырдан үзгәртергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Поездга утырдам да, Мәскәүгә киттем. Яңа шәһәрдә урнаша башладым, эш эзләдем, көндәлек яңа эшләремне башкардым. Бу эшләр белән онытылдым, минем белән булган коточкыч хәлләр дә хәтердән чыкты.
Бүген мин инде антидепрессантлар эчмим. Мин бәхетле һәм бүтән таблеткаларга әйләнеп кайтасым килмәвемне аңладым. Күзләрем яна, яши башладым. Мин, ниһаять, минем эчемдәге «кечкенә кызны» ишеттем, ул миңа нәрсә теләвемне сөйли иде. Ә мин җәмгыять кушканны эшләдем: «эш тап», «акча эшлә» дигән.
Әлегә мин минем депрессиянең бетүен яки бетмәвен әйтә алмыйм. Тик мин хәзер башкача сулыйм, нидер эшлисе килә, уйларым да чиста, саф. Кочаклашасы, яхшылык таратасы килә.
Бу депрессия булмаса, тормышны беркайчан да болай яратмаган булыр идем. Барлык паник атакалар минем өчен зур тәҗрибә булды. Хәзер мин балаларның дәрестә талашуын күрсәм яки берәр кыз белән аралашмауларын аңласам, барлык балаларны да җыям да, алар белән сөйләшә башлыйм. Һәр кешегә кеше кирәк булуын аңлатам. Минемчә, бу минем миссиям һәм мин мондый хәлләргә реакция белдерергә тиеш.
Йомыкый балаларга башкаларга караганда күбрәк вакыт бирүемне аңладым. Мин аларны үзем – «депрессиядә булган үзем» белән чагыштырам.
Тирән психологик чокырдан чыга алган кеше буларак, сезгә бер киңәш бирәм. Хәтта мин моңа хәтле сөйләгәннәргә ышанмасагыз да була. Тик беркайчан да, ишетегез – беркайчан да психик тайпылышлары булган кешеләргә: «Синең үзеңә газаплану ошый» яки «Сине жәлләүләрен генә телисең» дигән сүзләр әйтмәгез. Бу дөрес түгел. Без безне кызгануларын теләмибез, без бер әйбер генә телибез — берни дә сизмәскә яки тоймаска.
Депрессияне үзең танып буламы?
Психолог Алия Мөхетдинова беренчел диагностиканы мөстәкыйль рәвештә Бек яки Зан депрессиясе шкаласы ярдәмендә узарга мөмкин, дип ышандыра. Бу тестларның нигезенә клиник күзәтүләрнең нәтиҗәләре салынган, алар депрессиянең төп күренешләрен ачыкларга ярдәм иткән.
Тарихтан аңлашылганча, башта үз менталь сәламәтлегеңә карата игътибарлырак булырга кирәк. Бүген бу модада булганга түгел, чөнки депрессия гомернең күп елларын үз эченә алырга, шәхесне үтерергә мөмкин.Тик төшенкелек халәте һәрвакытта да депрессия түгел, шуңа күрә үз-үзеңә диагноз куйганда һәм бигрәк тә дәваланганда сак булырга кирәк.
Тестларның нәтиҗәсе нинди генә булмасын, аның нигезендә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Табиб дөрес диагноз куйсын һәм терапия программасын төзсен өчен, белгеч – психиатрга яки психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Депрессиянең җиңел дәрәҗәсе булганда, хәлне психотерапевтик ысуллар белән генә төзәтергә мөмкин, әмма сүз авыр форма турында барганда, таблеткалардан башка булмый», – дип сөйли Мөхетдинова.
Ә нәрсә була?..
Табиб сүзләренә караганда, әгәр кеше үзенең депрессив халәтенә битараф яки, элеккеге кебек яшәргә омтылып, авыруын яшерә икән, ул бик авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: профессиональ һәм гаилә планында шәхесне деградацияләү, алкоголь һәм наркотикларга һәвәслек барлыкка килү, суицидаль уйлар барлыкка килү һәм үз-үзләренә кул салу омтылышлары.
Кешегә депрессияне җиңәргә аның тормышында катаншып ярдәм итәргә була. Аның хисләренә битарафлык күрсәтмәгез. Аны аңлавыгызны һәм кешене ничек бар, шулай итеп кабул итүегезне күрсәтегез.
«Кешенең сезнең белән үз хис-тойгылары һәм уй-фикерләре белән уртаклашу теләген хуплавыгызны белдерегез. Абстракт фразлар урынына конкрет гамәлләр тәкъдим итегез. Мисалга, «Әгәр нәрсә дә булса кирәк булса, шалтырат», дип әйтегез. Иң яхшысы «Табибка җыенганда, миңа шалтырат, мин сине илтеп куям», – дип әйтегез, дип үз киңәшләрен бирде психолог.
Ольга Полякова
Алёна Низамова тәрҗемәсе