Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гафу итегез, өйдә беркем дә юк»: Казанда татарча «сөйләшә» торган домофоннар куелган

Көтеп тору режимында домофонда «Әпипә» музыкасы уйный.

news_top_970_100
«Гафу итегез, өйдә беркем дә юк»: Казанда татарча «сөйләшә» торган домофоннар куелган

efir_online Инстаграм аккаунтында татарча «сөйләшә» торган домофон видеосы куелган. Бер егет домофонга баса, домофон саннарны татарча «әйтә». Көтеп торганда «Әпипә» уйный. Соңыннан домофон «гафу итегез, өйдә беркем дә юк», — ди.

«Домофон татарча кирәк икәнен каян белгән икән?»

«Мэриядә акча куярга урын юктыр».

«Дөрес. Татарстанда бөтен нәрсә дә татарча сөйләшергә тиеш?»

«Хәзер йортка керер өчен татар булырга кирәкме? Яки анда төрле телләргә күчерү мөмкинлеге бармы?»

«Ишек ачылгач, өчпочмаклар да бирәме?» — дип язалар.

Сезгә шундый домофон ошыймы?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100