«Гафу ит, әнкәй»: Илсөя Бәдретдинова «каз тәннәре чыгарлык» яңа җыр тәкъдим итте
«Гафу ит, әнкәй»: Илсөя Бәдретдинова «каз тәннәре чыгарлык» яңа җыр тәкъдим итте

Илсөя Бәдретдинова яңа җырын инстаграмдагы сәхифәсендә тәкъдим итте. "Гафу ит, әнкәй" җырының сүзләрен Риваль Хисмәтуллин, көен Ренат Галиәскәров язган.
Инстачылар җырны бик ошаткан. Алар бертавыштан җырны "елатырлык", "каз тәннәре чыгарлык" дип бәяләгән.
"Бүген минем өчен бик актуаль", - дип яза Зәмирә Рәҗәпова.
Илмира Нәгыймова, Гөлсирин Абдуллина, Гөлнара Габидуллина, Марат Муллин да җырны ошаткан.