Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гафу ит, әни»: Байкал аръягында хәрби частьтан Артур Хәкимов исемле солдат качкан

Артур Чиләбе өлкәсенең Йөрүзән шәһәрендә туган.

news_top_970_100
«Гафу ит, әни»: Байкал аръягында хәрби частьтан Артур Хәкимов исемле солдат качкан
https://ura.news/

Өченче гыйнварда Байкал аръягында Артур Хәкимов исемле солдат хәрби частьтан качкан. Бу турыда URA.RU хәбәр итте.

«Россиядә солдат аналары советы комитеты» хокук яклаучылар оешмасы хәбәр иткәнчә, армиядән качар алдыннан, Артур әнисенә смс язган.

URA.RU белешмәсе буенча, Артур Хәкимов Чиләбе өлкәсенең Йөрүзән шәһәрендә туган. Ул Байкал аръягындагы Зур Тура бистәсендә армиядә хезмәт итә. 3 гыйнварда көндезге өч тирәсендә хәрби частьтән чыгып китә. Хәкимов үзенең карары турында әнисенә смс яза. «Гафу ит, әни. Мин начар ул булдым инде», - ди ул.

Хәзерге вакытта Артурның телефоны эшләми.

Солдат аналары оешмасы вәкиле Ксения Феткуллина сүзләренчә, солдатның планы булган. Ул хәрби частьтан Читага, аннары Иркутскига барып җитәргә уйлый. Частьтан киткәнче, берничә тапкыр «BlaBlaCar» сайтына кереп машина эзли. «Без Иркустк хостелларына ориентировка тараттык, аны табарга телибез. Исән генә була күрсен. Бу якларда кыш салкын, кешеләр өшеп үлгән очраклар да булгалады», — ди ул.

Артурның качу сәбәбе билгеле түгел. Хокук яклаучылар сүзләре буенча, бу вакыйгага китергән сәбәпләрне солдат егет әнисенә сөйләми. Чөнки анасы узган елда гына инсульт кичергән. Әлегә Ерак Көнчыгыш хәрби округы вәкилләре комментарий бирмәде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100