Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гафу ит мине, кызым…»

Нишләп шулай булды соң, нишләп тугызынчы дистәсен ваклап килгәндә беркемгә дә кирәге калмады аның? Бигрәк тә кызы Ләйсирә өчен йөрәге сыза иде аның

news_top_970_100
«Гафу ит мине, кызым…»
Фото: Михаил Захаров

Җәйге җылы кояшның иртәнге нурлары тәрәзә пыяласы аркылы бүлмәгә сизелер-сизелмәс кенә керә. Әйтерсең, кемнеңдер татлы йокысын бүлдерүдән курка иде алар. Бүлмәдәге хатын-кызлар йоклый иде әле. Бары тик тәрәзә янында яткан карчык кына күптән уянган. Үткән тормышы турында истәлекләр йөрәген авырттырып кысып та куя, шул ук вакытта күңелен дә җылыта. Зөлхия әле елмая, әле ирексездән чыккан күз яшен сөртеп куя.

Нишләп шулай булды соң, нишләп тугызынчы дистәсен ваклап килгәндә беркемгә дә кирәге калмады аның? Бигрәк тә кызы Ләйсирә өчен йөрәге сыза иде. Ярар, әллә ниләр булсын ди, әмма Зөлхия бердәнбер кызының бөтен гамәлләрен дә кичерергә риза. Гомеренең соңгы көннәрен шушы картлар интернатында уздырып бетерер микәнни. Күпме гомере калгандыр карчыкның, еллармы, айлармы әллә санаулы гына көннәрме? Эх, кызы, Ләйсирәсе килсен иде дә соң, ичмасам бер генә тапкыр булса да! Кызыннан гафу сорар иде, хәер, ул үзе дә нәрсә өчен гафу сорарга белми. Ләкин бу карт ананың бердәнбер теләге иде. Аннан соң тынычлап үлсә дә була инде. Әмма үз баласы белән дошманлашудан ананың ничек газап чиккәнен бер Ходай гына белә. Бүлмәдәге күрше хатыннарына ул берни сөйләми, кемгә кирәк инде ул чит кеше хәсрәте. Монда һәркемнең үз тарихы, беркемнең казаны буш түгел, чөнки изгелектән, яхшылыктан, рәхәт тормыштан картлар йортына беркем дә килеп эләкми.

Зөлхияләрнең гаиләсе шәһәргә терәлеп торган бистәдә яшәде. Әнисе вафат булганда Зөлхиягә алты яшь иде. Олы абыйсына 10, ә төпчек сеңлесенә нибары ике яшь. Ул вакытта бөтен мәшәкать әтиләренең җилкәсенә төште. Күп тә үтмәде, сугыш башланды, абыйсын сугышка алдылар. Ул шунда хәбәрсез югалды, кош теле кадәр генә дә хат-хәбәре булмады бертуганының. Соңрак әтисен дә фронтка алдылар, ул да шунда гаип булды. Шулай итеп бөтен авырлык, хуҗалыкны алып бару, сеңлесен карау шушы нәни кызның җилкәсенә төште.

Бераздан кыз тимер юлга эшкә урнашты, әмма авыр эш аның бөтен көчен ала иде. Аз гына вакыт эшләсә дә, бөтен сәламәтлеген бетерде. Аннан соң заводта эш тапты, шунда эшли башлады. Әлбәттә, анда да җиңелләрдән түгел, әмма нишләсен, эшләми чарасы юк Зөлхиянең. Кайбер дус кызлары Зөлхиянең сәламәтлеген мактанырлык булмаганын белә иде, шуңа күрә аңа бу хакта теләсә кемгә сөйләп йөрмәскә киңәш иттеләр, янәсе чирле кешене беркем дә кияүгә алмас. Әмма Зөлхия мәхәббәтнең моның ише нәрсәләр белән санлашып тормаганын белә иде. Соңыннан ул да язмышын очратты. Фазыл аннан 10 яшькә зуррак иде. Әмма яхшы, кайгыртучан ир-ат булды. Заводта җитәкче урында эшли. Яшьләр бик килешеп, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәде. Әмма Аллаһ нишләптер аларга озак вакыт бала бирмәде. Зөлхия ире башка хатынга китәр дип ут йотып яшәде. Фазыл хатынын тынычландырды, нәрсә булса да, шул булыр, сине калдырмыйм, яратам дип аңлатты.

Нәкъ шушы хатирәләр Зөлхия карчыкның күңелен җылытып тора иде. Бала узган вакытын да бик җылы итеп искә ала карчык. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч Фазылның сөенүләре! Хәтта елап та җибәргән иде. Ә хатынын ничек саклап кына, кайгыртып кына торды ул! Озакламый дөньяга кыз бала туды, аңа Ләйсирә дип исем куштылар. Акыллы, тыңлаучан, тәртипле булып үсте кыз, мәктәптә дә яхшы укыды. Бернинди проблемасыз, акча түләмичә, үз тырышлыгы белән институтка керә алды. Шунда үз язмышын да очратты. Кияүләре Сәлим Зөлхия белә Фазылга бик ошады, үз уллары кебек кабул иттеләр.

Сәлимгә эше буенча командировкаларга еш йөрергә туры килде. Менә шул вакытларда Зөлхия кызы Ләйсирәнең эштән еш кына салмыш кайта башлаганын сизде. Башта әни кеше кызына кисәтү ясарга кыенсынды, әмма соңрак батырчылык итте. Ләйсирә кызарып чыкты, оялды, елады, башка мондый хәл кабатланмас дип вәгъдә итте. Әмма түземлеге озакка җитмәде. Сәлим командировкадан кайткан вакытларда ул үрнәк, тырыш хатынга, хуҗабикәгә әйләнә. Ә берсендә ире кабат командировкага киткәч, шулкадәр эчте, хәтта аягында көчкә басып тора иде. Зөлхия кабат кызын акылга утыртырга тырышып карады, үгет-нәсыйхәт бирде, әмма бу юлы Ләйсирә әнисенә дорфа гына миндә эшең булмасын дип кычкырды.

Зөлхия берни дә сиздермәскә тырышты. Үз кызы, бит, үз баласы, мондый хәлне кемгә сөйләп булсын. Күршеләре дә, кияве дә берни сизмәсен дип тырышты. Узар дип өметләнде. Ә Ләйсирә балага узгач, чыннан да барысы да үз урынына утырды. Ничек шатланган иде Зөлхия. Бераздан яшь гаиләнең уллары туды. Бер елдан соң тагын бер малай туды. Әбисе белән бабасы оныкларына сөенеп яшәде. Тормышта моннан да зур бәхет, сөенеч була алмас кебек иде.

Әмма кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри шул. Көтмәгәндә инфаркттан Фазыл үлеп китте. Зөлхия бу югалтуга түзә алмас кебек иде. Ә күпмедер вакыттан соң Ләйсирә кабат рюмка белән дуслашып китте. Торган саен ешрак эчә башлады. Өстәвенә, үзенә исерек, эчүдән башы чыкмаган сөяркә тапты һәм Сәлимне өйдән куып чыгарды.

Менә шуннан бирле Зөлхиянең тормышы асты өскә килде. Ләйсирә яңа ире белән өйгә кайтып «концерт» куя башлагач, оныкларын алып тәрәзә аша өйдән чыгып кача иде. Ярый әле фатирлары беренче катта. Монда инде кеше күзеннән берничек тә яшеренеп булмый, күршеләре барысын да күреп тора. «Зөлхия, полиция чакырт, кызыңны болай гына тыя алмаячаксың», — дип генә мәртәбә әйтмәделәр. Әмма ана кеше ничек үз баласын полициягә бирсен инде, бу аның башына сыймый иде. Әмма берсендә Ләйсирә сөяркәсе һәм шешәдәш дуслары белән җен туе ясагач, күршеләре үзләре полиция чакыртты. Ә Ләйсирә бүгенгә кадәр моны әнисе эшләгән дип ышана. Әмма Зөлхия кызының яманаты чыкмасын өчен барысына да түзәргә әзер иде. Өйдәге чүпне урамга чыгарып түгәргә кыюлыгы җитмәс иде.  

Ә соңыннан Ләйсирә әнисен «психушкага» бирергә уйлады. Эчәргә ярата торган хатын булса да, башлы иде шул ул, шуңа күрә бу эшне җиңел генә, бернинди проблемасыз башкарып чыгачагына ышана иде. Әмма барып чыкмады. Шул вакытта Зөлхия кызына фатирны алмаштырыйк, оныкларны үзем белән алып китәм, дип тәкъдим итте. «Ә син үзең теләгәнчә яшә. Бәлки берәр вакыт акылыңа килерсең», — диде ул кызына. «Нигә алмаштырып торырга? Син барыбер озакламый үләсең инде!» — дип җавап бирде Ләйсирә әнисенә.

Ләйсирә беркайда да эшләмәде. Элекке ире аңа шактый зур суммада алиментлар түли, менә шул акчага эчеп, күңел ачып ята. Зөлхия озак еллар түзеп яшәде. Исерек Ләйсирәнең әнисе бүлмәсенә атылып кереп, теләсә нәрсә кычкырганы, олыгайган әнисен кыйнаганы да булды. Берничә мәртәбә булды мондый хәлләр. Соңыннан олы оныгы әбисенең бүлмә ишегенә йозак куеп бирде. Кызының кызган чагына туры килүдән куркып, ашарга да чыга алмый утырган вакытлары булды.

Инде оныклары үсеп җитеп, үз көннәрен үзләре күрә башлагач, Зөлхия үзе картлар йортына китәргә теләде. Монда аңа рәхәт, үзе яшәгән тәмуг белән чагыштырганда, оҗмах дияргә була. Әмма газиз баласы өчен барыбер күңеле әрни. Кызыннан берни дә теләми ул, ничек тели, ничек кирәк дип таба, шулай яшәсен. Бары тик кызы аңа ачу гына сакламасын, бөтен теләгәне шул. Зөлхия үзен тамчы да гаепле тоймый. «Бөтен булган нәрсәм, ирем белән эшләп алган фатирыбыз. Үлгәнче мине карап, тәрбияләп торыр өчен опекуннар да табарга тәкъдим иткәннәре булды. Ләкин ничек үз кызымның өен ничек тартып алыйм инде», — диде Зөлхия.

Кояш нурлары тәрәзәгә инде кыюрак карый башлады. Бүлмәдәге хатыннар әле йоклый, бары тик Зөлхия генә тавышсыз елый, бирчәйгән куллары белән күз яшен сөртеп ала. Соңгы көннәрдә хәле китеп тора әле, әмма бирешми. Бирешергә тиеш түгел ул. Чөнки кызы белән дуслашырга, аннан гафу сорарга тели. Бик тели! Ул шуңа ышана...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100