Мин бу сүзләрне 11 майда язам. Бу – әниемнең туган көне. Ул 2008 елда вафат булды, һәм хәзер беркемгә дә «Гафу ит!» дип әйтә алмыйм.
Безгә акыл соң килә инде. Әни исән вакытта балачак үпкәләрен кичерә алмыйбыз. Минем белән дә шулай булды. Мин аңа карата тиешенчә мәрхәмәтле һәм йомшак булмадым, кайчакта хәтта усал идем.
Әни мине иркәләп үстермәде. Ул үзе дә ана мәхәббәтен белми, ятим үскән. Аңа әнисенең игътибары җитмәгән. Моны әле генә аңладым.
Әни тәмле ризыклар пешерергә, өйне чиста һәм матур тотарга яратты, өстәлдә һәрвакыт чәчәкләр торырга тиеш иде.
Ул һәрвакыт иң авыр эш табып, күбрәк акча эшләргә тырышты – минем өчен, мин укуымны тәмамлый алсын өчен. Ә мин берни эшләмәдем, бары тик уку белән генә шөгыльләндем. Әни һәрвакыт кабатлый иде: «Лилия, укы, югыйсә минем кебек җәфаланырсың».
Ул мәктәпкә бер генә тапкыр, мине урнаштыру өчен барды, аннан соң беркайчан да күренмәде. Баруның кирәге дә булмады, чөнки мин уку алдынгылары арасында идем. Мин әнинең өметләрен акладым – укуымны тәмамладым.
Тик мин әнигә хөрмәт күрсәтмәдем шул…
Чит илгә баргач, мин аңа күп итеп матур тукымалар алып кайттым, ул алардан күлмәкләр текте һәм шатланып киде. Чөнки аның яшьлеге сугыштан соңгы ачлык елларына туры килгән, аның күлмәкләре дә булмаган.
Аннары мин әнидән берни дә сорашмадым. Хәлен дә белешмәдем. Шәһәргә киттем дә үз тормышымны кордым. Әнигә бүләкләр җибәреп тордым, акча да бирдем. Тик хәлен сорашмадым. Никтер… белмим...
Сез миннән: «Нигә боларны язасың?» – дип сорарсыз. Бу – әниләренең күңелен яралаучылар өчен. Алар исән вакытта, барлык үпкәләрегезне кичерегез, соңыннан минем кебек үкенмәс өчен. Фәкать яхшы мизгелләрне искә төшерегез.
Гафу ит, әни! Гафу ит син мине, яме. Хәзер мин синең өчен догалар кылам, рухың шат булсын, каберең якты булсын. Мин бит сине яратам икән, яратканмын икән...
Синең кызың Лилия.