Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гафу итә алмыйм": Игезәк бала көткән хатынның авырын яман шеш дип дәвалаганнар

"Гафу итә алмыйм": Игезәк бала көткән хатынның авырын яман шеш дип дәвалаганнар

news_top_970_100
"Гафу итә алмыйм": Игезәк бала көткән хатынның авырын яман шеш дип дәвалаганнар
Төркиядә яшәүче Серпил Баги исемле хатынга табиблар ялган диагноз куйган. Шуның аркасында бу хатын игезәк балаларын югалткан.  Хәзер Серпил Баги һәм аның ире Мөхәммәт судка мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Daily Mirror басмасына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итә. 

Табиблар 35 яшьлек хатынга яман шеш диагнозы куя һәм химия терапиясе тәкъдим итә. Чынлыкта исә бу хатын йөкле була. Химия терапиясе узгач, аның авыры төшә. Серпил игезәк балалар табарга тиеш була. 

Бу хәлгә кадәр алдагы елда Серпил Баги яман шеш белән авырый. Аның бер күкәйлегендәге шешне кисеп алалар. Табиблар шуңа күрә йөклелекне дә яман шеш дип кабул итүе ихтимал, диелгән бу хәбәрдә.

Яман шешкә операция ясагач, өч айдан соң, Серпилда гормоннар күрсәткече үсә башлый. Бу гормон йөкле вакытта яки аналык яман шеше булганда арта. Табиблар шушы симптомны яман шеше күзәнәкләре үрчүгә бәйле дип фаразлый. Алар хатынны тикшергәч, аналыкта 12 һәм 19 см зурлыктагы ике шеш булуын ачыклый. Серпилга химия терапиясе уздыралар.

Шуннан соң "яман шешне" алып ату өчен операция ясарга дүрт көн кала, хатынның авыры төшә. Серпилның ире Мөхәммәт табиблардан сораштыра. "Бу хәл ничек килеп чыкты? Ни өчен хатынымың авырлы икәнен аңламадым?" - дип сорый ул. "Балалар мөһим түгел, синең хатының исән калу мөһим", - дип җавап бирә табиб.

Мөхәммәт фикеренчә, бу - табибларның хилафлыгы, алар тиешенчә тикшермәгән. "Мин аларны гафу итә алмыйм", - ди Серпилның ире.

Бу гаиләнең инвалид улы бар. Аны өч айга башка кешеләр тәрбиясенә биреп торганнар. Бу вакытта хатынны көн саен химия терапиясенә йөрткәннәр.

Багилар гаиләсе юридик процессны башлаган инде. Алар табибларны җәзага тартуга өметләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100