Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гафу да үтенмәде». Лаешта нәни баланы һәм аның анасын җайдаклы ат таптап киткән

news_top_970_100
«Гафу да үтенмәде». Лаешта нәни баланы һәм аның анасын җайдаклы ат таптап киткән
видеодан скриншот

Казан табиблары ат таптаган 8 яшьлек кызны коткарган. Әлеге вакыйга 9 октябрьдә Лаешта булган. Бала белән ананы чаптырып килүче җайдаклы ат таптаган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Атта чаптырып килүче хатын минем балаларым ягына борылды, аты белән минем оныгым һәм киленем өстенә менде», – дип сөйли имгәнгән баланың бабасы Азат Сабиров.

Әлеге хәл видеога эләккән. Бу кадрларны күргәч, Азат әле дә борчыла. Аның килене кызының Кама буенда йөрүен видеога төшермәкче була. Ләкин кисәк кенә кадрга җайдаклы ат керә.

«Баланың тәне күгәрде, травмалары бар. Аны таптаган хатын шалтыратып гафу да үтенмәде. Ул елмайды һәм үзенә 1,5 мең сум штраф кына янавын әйтте», – ди Азат Сабиров.

Кызны Балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Табиблар сүзләренчә, бала «күлмәк эчендә туган». Аны өенә кайтарып җибәргәннәр инде.

Видеоны атлы спорт клубы вәкилләре караган. Алар «ат курыккан» дип саный, аның хәрәкәте һәм әйләнә-тирәдәгеләргә реакциясе шул хакта сөйли. Хайваннарың кешеләрне таптап китүе – бик сирәк очрый торган күренеш, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100