Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100
Гает коймагы рецепты
Гөлүзә Василова

Гает көнне таба исе чыгарыгыз, тәмле-тәмле ризыклар пешерегез, гаиләгезне сыйлагыз, балаларның күңелен күрегез, диләр.

Иртән торуга, күпчелек үз рецепты буенча коймак пешерә. Мин дә үзем яраткан рецептны тәкъдим итәм, шулкадәр тиз ясала һәм тәмле дә.

Камыр өчен: 1 бокал катык (кефир яки ряженка), 1 йомырка, 1 бал калагы тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 2 стакан он, 1 бокал кайнар су, 0,5 бал калагы сода. Коймакларны майлау өчен 100 гр ак май.

Камырга җитен орлыгы, яшеллек (петрушка, укроп), алма уып та салырга мөмкин.

Бүлмә температурасындагы катыкка сода салып болгатырга. Аннары йомырка, шикәр комы, тоз, үсемлек мае салып бергә тугларга, он салырга. Камыр куерак килеп чыга, шуңа бер бокал кайнар су салып болгатырга кирәк. Куерак килеп чыкса, тагын бераз су өстәргә мөмкин.

Табаны кыздырырга, беренче коймакны салганчы таба төбен майларга, ә аннары кирәкми. Коймак өстендә тишекләр ясала башлауга, икенче ягын әйләндерергә. Тәлинкәгә алгач, өстенэ кечкенә кисәк сыер мае куярга һәм коймак тирәли әйләндерергә дә уртада калдырырга. Коймакларны шундый тәртиптә өеп барасы.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100