news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гаепләүдән курыккан»: 16 яшьлек кыз бәдрәфтә бала тапкан

news_top

Красноярск шәһәрендә балигъ булмаган ананың яңа туган баласын үтерүе турында шау-шулы җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Бу хәлләргә кадәр әлеге гаилә хокук саклау органнарында хисапта булмый, күршеләре дә алар турында яхшы фикердә. Хәзер менталь үсешендә үзенчәлекләре булган 16 яшьлек мәктәп укучысы үз баласын үтерүдә гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елда ул бер егет белән очрашып йөргән һәм балага узган. Укучы кыз үзенең халәтен тирә-юньдәгеләрдән яшерә, йөклелек вакытында табибларга да мөрәҗәгать итми, чөнки гаепләүләрдән курыккан. Шул ук сәбәп буенча хатын-кызлар консультациясенә дә хисапка басмаган.

«Сорау туа: бер фатирда яшәгән әнисе кызының корсагы үскәненә ничек игътибар итмәгән? Һәм ни өчен кызының баланың әтисе белән мөнәсәбәтләре турында да хәбәрдар булмаган? Әлбәттә, сәламәтлегендә мондый тайпылышлар булган балага аеруча игътибар кирәк. Әллә аның белән ниләр булуына туганнарына барыбер булган микән?», дип яза «КП».

12 февраль төнендә кызның вакытыннан алда тулгаклары башлана. Ул бәдрәфкә кереп бикләнә һәм шунда кыз бала таба. Тикшерү комитетында әйтүләренчә, фатирда кан эзләре табылган.

Соңрак экспертлар кыз баланың исән килеш туганын ачыклый. Ул кычкырырга теләгән, дигән мәгълүмат та бар. Әнисе аны пакетка салып чүп торбасына ташлаган. Соңрак баланың мәетен чүп контейнерыннан полиция хезмәткәрләре тапкан.

Бала тапканнан соң, укучы кызның кан агуы туктамый, һәм ул бу хакта әнисенә сөйли. Әнисе «ашыгыч ярдәм» чакырта. Яшь хатын-кызны авыр хәлдә перинаталь үзәккә алып киләләр, һәм анда табиб аның берничә сәгать элек бала тапканын ачыклый. Шундук сорау туа: бала кайда? Укучы кыз башта ялганлап котылырга маташа, «баланы урамнан узып баручыга бирдем», дип сөйли. Тик соңыннан барыбер дөресен сөйләп бирә.

Психолог-психиатр экспертизасы укучы кызның психологик тайпылышы булуын ачыклый. Бала тапканда да, аннан соң да ул үз гамәлләренең куркыныч булуын аңламаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар