Прокурор Коръән яндыруда гаепләнгән Никита Журавлевны 3,5 елга колониягә җибәрүне сорый. Әлеге эш буенча утырыш Грозный шәһәренең Висаитов районы судында бара. Башта гаепләү ягы аны 6 ел да 11 айга колониягә җибәрүне сораган булган. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Коммерснатъ» сайты яза.
«Җәзаларны өлешчә кушып, гаепләнүчене өч ел ярымга гомуми режимдагы колониягә җибәрү билгеләргә», – дип әйткән прокуратура вәкиле Милана Байтаева.
Суд хөкем карарын 27 февральдә игълан итәчәк.
Тикшерү фаразы буенча, Волгоградта Җәмигъ мәчете янында 2023 елның 19 маенда Коръянне яндыра. Бу видео Интернетка чыга, анда Журавлевүзе күренми, кемнеңдер кулы гына күренә.
Тикшерү комитеты «Җинаять кодексы»ның 148нче маддәсе буенча җинаять эше ачты. Сорау алган вакытта Никита Журавлев «10 мең акча өчен Украина махсус хезмәтләре боерыгы буенча» акция оештырганын әйтә. Никита Журавлев эше Волгоградтан Чечняга тапшырыла.
Сентябрьдә Грозныйда тикшерү изоляторында Чечня башлыгының 15 яшьлек улы Адам Кадыров Никита Журавлевны кыйнады. Аның әтисе улының бу гамәле белән горурлануын әйтте. Соңрак Рамзан Кадыров: «Адам Никита Журавлевны үтергән булса, яхшы булыр иде», – дип сөйләде.