Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаеп дуңгызда гына булып чыкмаган: абзарда табылган кыз мәетенә кагылышлы яңа факт чыкты

news_top_970_100

Красноярск краенда дуңгыз абзарында 17 яшьлек кыз мәете табылуы турында язган идек. Башта аны ана дуңгыз аяктан еккан, соңыннан калган дуңгызлар гәүдәне өзгәләп бетергән, дигән фараз чыкты.

Тикшерүчеләр кызның, егылганда, башы белән бәрелеп аңын югалтуын, ә ул аңсыз яткан вакытта, аңа башка дуңгызлар ташлануы турында да фаразларын белдерде. Дуңгызлар кызның сул аягындагы бот артериясен өзгән, шуннан соң ул күп кан югалтудан үлгән, дигән мәгълүмат та бар.

Ә хәзер тикшерүчеләр кыз үлеменә сәбәпче булган кешене эзләп тапкан.

Гаепләнүче ир-ат күрше йортта яши. Тикшерү комитетында фаразлауларынча, ул күршеләренең терлекләрен юк итәргә дип, аларның абзарына кергән. Шунда дуңгызларны ашатырга кергән кызны күреп ала. Ир-ат аның башына суга һәм чыгып китә.

Кыз бала шунда аңын югалта, шуннан соң аңа хайваннар ябырыла. Теге ир-атны тоткарлаганнар. Күршеләре сүзләренчә, 40 яшьлек ир-ат бик агрессив, моңа кадәр дә абыйсын үтергән өчен утырып чыккан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100